Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2022, 19:58

Бәла аяк астында, сак булыгыз!

Коега килеп төшеп, ике көн чыга алмаган...

Уфа районының Жилино бистәсендә яшәүче бер ир дүрт метрлы коега егылып төшкән. Ярый, коесы сусыз булган. Бу хәл үз бакчасында кура җиләге җыйган чакта булган. Кое өсте капланган булса да, ирнең гәүдә авырлыгын күтәрә алмаган. 56 яшьлек ир коткаручылар килгәнче шул коеда ике көн утырган. Хәзер инде ул 21нче дәваханада авыр хәлдә ята. Аның хәле коега егылып имгәнүе белән бәйле, дигәннәр ведомствода. 

 

Автор:
Читайте нас: