Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2022, 20:18

Август аенда һава торышы ничек булыр...

Башгидрометеоүзәк нәрсә ди бу хакта?

Беренче атнада һава торышы июль ахырындагы кебек эссе булачак. Көндезге һава температурасы +25, +27 градус, төннәр салкынрак булачак: +16, +18 градус. 2-5 августта явым-төшем көтелә.

8-14 августта һава көндез +23, +25 градуска кадәр җылыначак. Төнлә термометр +14, +16 градус күрсәтәчәк.

15 августтан 21 августка кадәр шулай ук ​​җылы булачак: көндез +23 тән + 25 градуска кадәр, төнлә + 14, + 16 градус көтелә.

Августның соңгы атнасында шул ук һава торышы көндез дәвам итәчәк. Төнлә +6 градуска кадәр төшәчәк. 24 августтан соң берничә болытлы һәм яңгырлы көн булачак.

 

Чыганак: Өмет

Автор:
Читайте нас: