Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июль 2022, 12:54

Эш сөйгәнне—ил сөя

Аралашучан һәм искиткеч бай биографияле ул. Гаиләдә өч бала үсеп, хезмәтне үз җилкәсендә татыган бу кеше тормыш авырлыкларыннан зарланмый. Бүгенге көненә шөкер итеп яши. Сүз Иске Балтач  авылында  яшәүче Самания Шәйхаттарова турында.

Эш сөйгәнне—ил сөя
Эш сөйгәнне—ил сөя

Аралашучан һәм искиткеч бай биографияле ул. Гаиләдә өч бала үсеп, хезмәтне үз җилкәсендә татыган бу кеше тормыш авырлыкларыннан зарланмый. Бүгенге көненә шөкер итеп яши. Сүз Иске Балтач авылында яшәүче Самания Шәйхаттарова турында.

Эшен яратып башкарган, тырыш кешеләр тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба дип юкка әйтмиләр. Үз эшен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә.

Әлеге мәкаләнең төп герое  Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә озак еллар буе пешекче булып эшләгән  Самания Миңнехан кызы белемле, җаваплы һәм намуслы хезмәткәр буларак ихтирам казанган.

Ул—киң күңелле, хәстәрлекле, тынгысыз җанлы кояштай йөзле әни һәм дәү әни. Аны очратып аралашсаң, кәефләр күтәрелеп китә.  Каршыңа ул ерактан ук балкып, ихлас елмаеп килә. Хәл-әхвәлләрне белешеп, бераз сөйләшкәннән соң, үзең дә аның яныннан елмаеп, ниндидер рухи ләззәт алырга мөмкинсең. Кешеләргә күңел җылысы өләшә ул.

Өй алдындагы капкадан  керүгә үк анда уңган хуҗабикә яшәгәне күзгә ташлана. Бакчасында төрледән-төрле матур чәчәкләр. Иркен, чиста һәм пөхтә итеп җыештырылган өенең һәр тәрәзә төбендә күз явын алырлык гөлләр аерым ямь биреп тора.

Тулы язма белән “Балтач таңнары” гәзитенең киләсе санында таныша аласыз.

Автор:
Читайте нас: