Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2022, 11:02

Яңа авариядә тагы да өч кешенең гомере өзелгән

Авариядә  ике машинаның да водительләре һәм “Лада Ларгус”тагы бер пассажир  “Ашыгыч ярдәм” килгәнче үк үлгән.

Бүген иртәнге сәгать биштә Уфа-Ырынбур федераль трассасының 196чы чакрымында юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. “Ford Focus” белән каршы килгән “Лада Ларгус” бәрелешкән.

Авариядә ике машинаның да водительләре һәм “Лада Ларгус”тагы бер пассажир “Ашыгыч ярдәм” килгәнче үк үлгән. Шулай ук “Лада Ларгус”тагы өч пассажир дәваханага озатылган.

Вакыйга урынында оператив төркем эшли. Шулай ук республика ЮХХДИ җитәкчелеге дә авария урынына чыккан.

Үзегезне саклагыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз. Юл хатаны гафу итми.

Автор:
Читайте нас