Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2022, 14:06

Пляжда ял итүче бер ирне ике тапкыр машина тапаган

Бу хәл аның отпускасының беренче көнендә була.  

Чиләбе өлкәсендә пляжда ял иткәндә бер ир-атның башын ике тапкыр машина тапап киткән. Бәхеткә, ул исән калган. Бу хакта Интертат сайты хәбәр итә. 

Виталий исемле ир-ат Магнитогорск шәһәре янындагы Запасное бистәсендәге күл янында ял итә. Ул отпускының беренче көнендә була.

16 июльдә көндез пляжга килә һәм урта бер җиргә урнаша. Ир-ат су коена, кызына, бер мизгелдә биредә Honda CR-V внедорожнигы килеп чыга.

«Су коенып чыккач, корсагыма ятып, наушник кидем, музыка җибәрдем һәм ял итеп ята идем. Аннары кисәк кенә төртеп җибәрү сиздем, күземне ачсам, мине тәгәрмәч таптап чыгып китеп бара. Аннары йөртүче артка таба хәрәкәт итә башлады, газга басты һәм тагын минем башымны таптап китте. Кешеләр кычкырыша башлады, минем аркама әйләндереп салдылар, ашыгыч ярдәм чакырдылар», – ди Виталий.

Ашыгыч ярдәм 40 минут чамасы узгач килә. Алар Виталийны Карталы шәһәр хастаханәсенә алып китәләр. Хәзер ул шунда ята, якын арада Виталийны Варнага компьютер томографиясенә алып барачаклар.

«Табиблар берни әйтми әле. Витаминнар кадыйбыз диләр. Алар минем исән калуыма гаҗәпләнә. Травмалар да зур түгел. Машина кечкенә түгел бит», – ди Виталий.

Виталий сүзләренчә, машина йөртүче аны күрмәгән. Аны таптап киткәч, метр ярым читтәрәк парковкага куйган. Урынга полиция килгән. Тикшерү бара.

Виталий шаһитларны эзли. «Машина таптагач ук телефоным белән наушниклар югалды. Кайтаруларын үтенәм», – ди ул.

 

Автор:
Читайте нас: