Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль 2022, 10:06

Яшьлеккә кайткандай

"Такыя" чишмәсе янында "Чалгы чыңлый, чишмә җырлый"дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Иске янбайлылар яшьләргә белгәнен өйрәтте.

Яшьлеккә кайткандай
Яшьлеккә кайткандай

Чара кунаклары кул чалгылары белән килделәр, нәкъ шулай элек чалбардагы әбиләр һәм әби-бабайлар июль аенда печән чабуга йөрделәр. Кул чалгысынна ничек якын килергә, хәзерге яшьләр белми инде. Мондый чаралар үткәреп, Иске Янбай авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарихыбызны яңадан торгыза, гореф-гадәтләрне саклый. Үлән чабу буенча мастер-класслар күрсәттеләр, конкурслар оештырдылар. Халык җырлары җырладылар, гармунда уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Катнашучыларны күмер самавырыннан үлән чәе белән сыйладылар. Чара Иске Янбай авыл халкын берллштерде.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: