Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль 2022, 12:21

Мәхәббәттә һәм тугрылыкта

Районыбызның Магашлы-Алмантай авылында яшәүче үрнәкле Хайбуллиннар гаиләсенә “Мәхәббәт hәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

Мәхәббәттә һәм тугрылыкта
Мәхәббәттә һәм тугрылыкта

Районыбызның Магашлы-Алмантай авылында яшәүче үрнәкле  Хайбуллиннар гаиләсенә “Мәхәббәт hәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Бу истәлекле вакыйга Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көнендә булды.

Марина hәм Василий Хайбуллиннарның гаиләсе – 38 ел иңгә-иң терәшеп гомер итәләр.  Ныклы гаилә мәхәббәткә, тугрылыкка hәм бер-берең турында кайгыртучанлыкка нигезләнә, ди алар.

Магашлы-Алмантай авылында яшәүче Хайбуллинарның тормыш тәҗрибәсе күпләргә үрнәк булыр. Алар – икесе дә ихтирамга лаеклы hөнәр ияләре – укытучылар.

Ташлы-Елга авылы кызы  1983нче елда Магашлы-Алмантай авылына сатучы булып эшкә килә. Шул вакытта Марина hәм Василий  танышып китеп, күп тә үтми 1984нче елда  чәчләрен чәчкә бәйләргә карар итәләр.  Яшь гаилә бәхетен тулыландырып 1985нче елда уллары дөньяга килә. Аны җитеш, мул тормышта, пар канатлар ышыгында үстерәләр. Ары таба Марина Минилкаевна Бөре дәүләт педагогик институтында читтән торып укырга керә hәм хезмәт юлын укытучы булып дәвам итә.   Хәзер инде уллары  тормыш иптәше Надежда белән гаилә корып Нефтекама шәhәрендә яши, ике малай үстерәләр.

Шул вакыттан күпме еллар узган, күпме сулар аккан, ә аларның бер-берсенә мөнәсәбәте, ихлас сөюе әле булса сүрелмәгән. Алар әле дә бер-берсен кайгыртып, бер-берсенә терәк булып, үстергән улларының, оныкларының кадер-хөрмәтенә төренеп гомер сукмагыннан бергә атлап киләләр. 

—Гомерләре буена тормыш юлыннан барган hәм авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур өлге, оныклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге теләкләреннән ташламый, безгә терәк булып торуларына без бик шат, – ди уллары Евгений. 

Хайбуллиннар гаиләсе матурлык hәм муллыкта яши, барлык туганнары, дуслары, күршеләре hәм танышлары өчен ишекләре гел ачык, күңелләре киң. Алар hәркемне киң елмаеп каршы алалар. Бер сүз белән әйткәндә, авыл тормышыннан ямь hәм тәм табып яши белүче үрнәкле гаилә.

—Бергә тормыш итү кагыйдәләре бик гади: бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү – иң мөhиме! Гаиләдә сүзгә килгән очракта, беркайчан да бер генә гаепле кеше булырга тиеш түгел. Икебездә дә гаеп бар дип, дуслашу юлларын эзләргә кирәк, – ди Марина Минилкаевна.

Бергә озак еллар бәхетле яшәү сере нәрсәдә дигән сорауга Василий абый бераз уйланып, тормыш ипәтшенә елмаеп карап:

—Матур яшәү сере, иң беренче чиратта, бер-берең белән аңлашып яшәүдә дип уйлыйм. Икенче урында—сабырлык. Өченче урында—бер-береңә хөрмәт белән карау. Тормыш булгач, авырлыклар да килә, гел яратышып кына да торып булмаска мөмкин, ә хөрмәт, ихтирам булганда гаиләне саклап калырга була,— диде ул.

Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, халык әйтемендәгечә, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, уллары hәм аның гаиләсенә кайгыртучан әти белән әни, ике оныгына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле кешеләр.

Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә бөтен авылга үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, ә барлык якыннарының горурлыгы булып, 38 ел бергә гомер итә. Бу матур парга шундый күркәм гаилә юбилейларына җитәргә насыйп булсын, иде дигән теләктә калабыз.

Автор:
Читайте нас: