Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2022, 18:23

ЮХХДИ хезмәткәренә ут төрткән

Тән җәрәхәтләре алган инспекторны дәваханага алып китәләр. 

Бу хәл Күгәрчен районында була. Әлегә кадәр билдәле булган мәглүматьләргә ярашлы, хокук сакчылары бер машинаны туктата. 42 яшьлек водитель  исерек булып чыга. Ул алкоголь дозасын тикшертүдән баш тарта. ЮХХДИ хезмәткәре тарафыннан протокол төзү барышында исерек ир машинасыннан бензин салынган канистрын чыгарып, инспекторга яный башлый. 

Инспектор канистрны тартып ала, әмма аның өстенә бензин сибелеп өлгерә. Ары таба исерек водитель зажигалка чыгарып, инспекторның киеменә ут төртә.

Тән җәрәхәтләре алган 33 яшьлек инспекторны дәваханага алып китәләр. Тәртип бозучы кулга алына. 

Бу инцидент хакында Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының сайты хәбәр итә. 

 

Чыганак

 

 

 

 

 

Автор:
Читайте нас: