Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2022, 21:48

Сыерны яшен аткан...

Соңгы көннәрдә яуган яңгырларның яшене дә көчле булды.  

Соңгы көннәрдә яуган яңгырларның яшене дә көчле булды.

Әлеге күңелсез хәл Миякә районында булган. Бу җирлектә  берничә сәгать буена яшен уйнаган. Шул вакытта болында йөрегән сыерларның берсен яшен суккан. 

Соңгы вакытта  мондый фаҗигале хәлләр еш күзәтелә. Яшеннән ничек сакланырга икәнен тагын бер кат искәртәбез:
*  яшен яшенли башлауга, ышык урын эзләгез, әмма яшен вакытында биек, ялгыз агачлар, биек объектлар янында басып торырга ярамый.
* яшенле яңгыр яуганда су тирәсендә якын булса да кеше гомеренә куркыныч тудыра.
*яшенле яңгыр вакытында машинада каласыз икән, ишекләрне, тәрәзәләрне ябыгыз.  
* өйдә булганда электр приборларын сүндерергә, тәрәзәләрне ябарга кирәк. 

 

Автор:
Читайте нас: