Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2022, 14:41

Чыпчыкта “Саумысыз, авылдашлар!” гөрләп узды

11  июль көнне районыбызның гүзәл табигать кочагында урынлашкан Чыпчык авылында туып-үскән авылдашлар “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә җыелды.

Бер туфракта уйнап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. "Саумысыз, авылдашлар!" бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.

Биредә яшәүчеләр саны аз калса да, шушы төбәктән чыккан кешеләр анда эзне суытмыйлар, кайтып йөриләр, очрашалар. Иртәдән үк һава торышы да матур булып, кояш нурларын сипте. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы дус ише белән очрашты, аралашты.

Кечкенә Чыпчык авылы Рәскәле елгасы буенда урнашкан. Тарихи документларга күз салсак, элек авыл аша Балтач белән Аскын районнарын тоташтыручы юл булган. Авылда 100 гә якын хужалык исәпләнгән булган.  

Чыпчыкта “Йолдыз”  колхозында председатель булып Касыйм  Минниахметов эшли башлаган. Колхозда сөтчелек һәм сарык  фермалары, атлар конюшнясы булган. Фермада Мәгзүм  Хәбибуллин, Рафик  Зиһануров эшләгән. Бәдретдин  Гәлиев - бозаулар, Гафур Шәйнуров атлар караганнар. Савучылар булып озак еллар Хәкимә  Рамазанова, Рәйсә  Әхмәтова, Яүһәрия Әхмәтова, Людия  Шәбетдинова, Тәрҗибә Гатиналар  көч салганнар. Ветеринар  булып Нәкыйб Фарваев эшләгән. Бригадир һәм ферма мөдире  булып Хатип  Солтанов хезмәт иткән.

Фидәрис  Шәбетдинов, Тимерхан  Гәлиев шофер булып колхоз тормышына  зур өлеш керткәннәр.

1956—1961нчы  елларны мәктәптә Кадим  Гыйльманшин, 1965—1974нче еллар Фәрдунә  Хамаева, Фларида  Субушева һәм Фәүзинә Зиганшина  балаларга белем биргәннәр. Кызганычка каршы, 1974нче  елда  мәктәп ябыла. 1957нче  елда мәчет манарасын кискәч,  бинаны клуб итеп кулланганнар. Җитәкчесе  булып Факия  Гәрәева эшли.

Чыпчык авылы узенен унган халкы белән дә горурлана ала.  Хәкимә  Рамазанова (1931—1984)  “Урал” колхозы савучысы – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.  Мәүлитҗан  Ахтариев озак еллар “Урал”  колхозында тракторист булып эшли . Шул еллар дәверендә  “Коммунистик хезмәт ударнигы”, «XII бишъеллык ударнигы», “1977 ел социалистик ярыш жинүчесе” һәм „Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек була.

Гафур  Шәйнуров ВДНХ нын бронза медале белән буләкләнгән. Зөлкагидә  Шәйнурова, Кәмәрия  Имаева  “В.И. Ленин тууына 100 ел” медале ияләре.  Баян  Гатин  “В.И. Ленин тууына 100 ел”  медале һәм  III дәрәҗәдәге “Хезмәт Даны”  ордены белән бүләкләнә . Аларның барысы да Хезмәт ветераннары.  

Рим  Әхмәтов агач эшләре остасы булган. Балалар өчен чаңгылар, савыт-сабалар һәм киемнәр өчен шкаф, урындыклар, өстәлләр эшләгән. Яңа Балтач клубында китапханәче, клуб мөдире булып та эшли.

Бөек Ватан сугышына авылдан 46 кеше фронтка китә, 16сы гына исән-имин туган якларына әйләнеп кайта. Х.Г. Гәлиев, Ш.З. Зарипов, К.М. Минниахмәтов, З.Н. Нигаев, Х.С. Садрисламов, Ф.А. Сафин, Ф.Ш. Солтанов, М.Х.  Хәбибуллиннар  I, IIнче дәрәҗәдәге  Ватан сугышы орденнары  белән бүләкләнәләр.

 Күркәм кичәне уздыруда Алфинә  Шәисламова һәм анын кызы Ләйсән  Мулланурова күп көч салганнар. Чараны оештыруга  Ралия  Фидаева, Баян һәм Фәүрия  Гатиналар , Физилә Халиуллина,  Лудия  Шәбетдинова,  Марат  һәм Ильяс Хәбибуллиннар зур ярдәм курсәттеләр.

 Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгләмов, әлеге вакытта Яңа Балтач авылында тормыш иткән Заһидә һәм Мәүлитжан Ахтариевлар сәламләделәр, күңелле яллар теләп, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик иттеләр.

—Кеше кая гына яшәсә дә, бу тормышта нинди генә дәрәҗә һәм уңышларга ирешсә дә, моның белән авылына, авылдашларына рәхмәтле, хөрмәтле булырга тиеш. Очрашып-күрешеп, аралашып яшәү матур гадәт, күркәм гамәл. Мондый бәйрәмнәр алга таба да дәвам итсен иде,—дип ассызыклады Булат Әгләмов.

Шундый күркәм бәйрәм озак елларга халык хәтерендә калыр , очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы, дус-ише белән очрашты, аралашты. Читтә яшәгән якташларны бергә җыеп, матур тамаша бүләк иткән мондый чаралар киләчәктә дә үтсен, дигән теләк белдереп таралышты халык. Чыпчык авылының киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын!

Автор:
Читайте нас: