Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2022, 09:13

Шоколадтан үзләрен бәхетле тоючылар бар

Асавка авыл китапханәсе авыл клубы берлектә "Ширбәтле бер көн" чарасын үткәрде. 

Бу бәйрәм күптән түгел генә, 1995 елның 11нче июлендә барлыкка килде. Аны Франциядә уйлап тапканнар, ә аннары бәйрәм идеясен дөньяның башка илләреннән, шул исәптән Русиядә дә тәм-том яратучылар күтәреп алган. Бу көн уңаеннан Асавка авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, "Сладкий день"дип исемләнгән шоколад ассортиментынтанып-белү чарасы үткәрделәр Чарада балаларга шоколад тарихыннан бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр турында сөйләделәр, ни өчен ул безгә какаоны кайдан алып киләләр, шоколадны ничек дөрес итеп сакларга кирәклеген аңлаттылар. "Шоколад" презентациясендә катнашучылар аның файдасы, шоколад музейлары, төрле илләрдә Бөтендөнья Шоколад көнен ничек бәйрәм итүләре турында кызыклы фактлар белделәр. "Геройлар-тәм-том яратучылар" викторинасы сорауларына бердәм җавап бирделәр, ә Чара ахырында балаларны тәм-томнар белән сыйладылар һәм "аларның барысы да шоколадта булуын" теләделәр.

Шоколадтан үзләрен бәхетле тоючылар бар
Шоколадтан үзләрен бәхетле тоючылар бар
Шоколадтан үзләрен бәхетле тоючылар бар
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: