Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2022, 21:57

Машинадан чүп ташлап китәсең икән - штраф

Чүпне юл буйларына тәрәзәләреннән генә атып китүчеләрне камералар һәм “фотоловушка”лар эләктерәчәк. Штраф күләме күпме?

Хәзер машинадан чүп ташлап калдырган кешеләргә автомобилен конфискацияләү мөмкинлеге белән 200 мең сумга кадәр штраф яный. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин шул турыдагы канун имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Документ нигезендә, автомобильдән яки мототранспорт чарасыннан ярамаган урында чүп ташлаган өчен штраф салына: гражданнарга – 10-15 мең сум, вазифаи затларга –  20-30 мең сум, юридик затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр.

Кабат хокук бозган өчен транспорт чарасын конфискацияләү белән бергә икеләтә күләмдә штраф каралган. Чүпне юл буйларына тәрәзәләреннән генә атып китүчеләрне камералар һәм “фотоловушка”лар эләктерәчәк.

Әгәр бу кагыйдә йөк автомобильләре, тракторлар яки тагылмалар ярдәмендә бозылса, штраф күләме күбрәк булачак: гади гражданнар өчен – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифалы затлар өчен – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 120 мең сумга кадәр һәм шулай ук йөк машинасын конфискацияләргә дә мөмкиннәр.

 

Чыганак

 

Автор:
Читайте нас: