Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2022, 15:30

Баласының гәүдәсен пакетка салып, чүп савытына ташлаган

Башкортстанда чүп савытында табылган үле сабый турындагы эштә яңа шартлар билгеле булды.

Башкортстанда чүп савытында табылган үле сабый турындагы эштә яңа шартлар билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, Мәләвездә гыйнвар азагында  26 яшьлек хатын эш урынында бала тапкан һәм аны пакетка салып, эш урыны янындагы чуп савытына ташлаган. Ул хатын баланы үле туды дип раслаган. Бу вакытта, хатын эшләгән кошчылык фермасында берсе дә булмаган.

Җинаять эше кузгатыла.   Судмедэкспертиза гына яңа туган сабыйның үлеменең төгәл сәбәбен ачыклый ала иде. Аның нәтиҗәләре әле генә билгеле булды. Хатынның дөрес сөйләве ачыкланган - бала, чыннан да, үле туган.  Ә бу исә ул җинаять җаваплылыгына тарттырылмаячак дигән сүз.  

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: