Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2022, 09:46

Табигать сынарга мөмкин

Синоптиклар кисәтә. 13 июль көнне сак булу кирәк. Ни өчен?

"Синоптиклардан 13 июльгә каты җил, яшенле яңгыр һәм боз рәвешендәге явым-төшем мөмкинлеге турында кисәтү килде. Урамда сак һәм игътибарлы булуыгызны, агачлар астындагы һава торышыннан качып йөрмәвегезне сорыйм. Автомобиль йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне төгәл үтәргә, шулай ук агачлардан һәм начар ныгытылган конструкцияләрдән еракта тукталырга кирәк"—дип кисәтеп район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев үз социаль битендә язган.

Хәстәрлекле кеше моңа игътибар итәр. Сак булыйк.  Табигать шулай сынарга мөмкин.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: