Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2022, 21:59

Алар, ике дә уйлап тормый, суга сикерәләр...

Бу хәл Бөре шәһәрендә теркәлгән.

Бу хәл Бөре шәһәренең Агыйдел елгасында була. 

Бишенче сыйныфта укыган Софья белән өченче сыйныф укучысы Богдан олыларга әйтми генә су керергә булалар. Тик елганың бу урынында агымның көчле булуын исәптә тотмыйлар, күрәсең. Балалар бата башлый. Ә якын кешеләре бу вакытта яр буенда көтү көткән булалар.

Балаларның кычкыруларына яр буенда гаиләләре белән ял иткән абыйлы-энеле Альберт белән Наил Басировлар ишетеп кала. Алар, ике дә уйлап тормый, суга сикерәләр. 

 - Бу минутлар минем өчен мәңге сузылган кебек булды. Былай авыр булыр дип уйламаган идем. Рәхмәт, абыем ярдәм итте. Без барып җиткәндә кыз бала су астына киткән иде инде. Аны чәченнән сүрәп чыгардым. Малай мине күреп калды да, ябеште миңа. Аның белән чак ярга таба барып җиттек. Балалар бик куркты, үзебез дә бу хәлдән шок кичердек. Минем уйлавымча, алар бу хәлне гомергә хәтерләрендә калдырырлар, - дип сөйләгән Альберт. 

 

 

 

Автор:
Читайте нас: