Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2022, 14:51

Үз әтисен атып үтергән

Әтисенең башына аткан, тегесе шунда ук үлгән.

Бу хәл Балакатай районында булган. Күрше районга  эшкә барыр алдыннан 34 яшьлек ир эчеп алган. Шактый исергәч, ир мылтык алып үзенең 68 яшьлек әтисенең башына аткан.  Әтисе шунда ук үлгән. Нәрсә эшләгәнен аңлап, полиция чакырткан.

Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, ир-ат үз гаебен тулысынча таный, ләкин ни өчен үз әтисен үтергәнлеген һәм өйдә корал кайдан булуын аңлата алмаган. Хәзер аңа үтерүдә гаепләү белдерелгән, ул тикшерү изоляторында. Ә полицейскийларга, үз чиратында, теркәлмәгән коралның килеп чыгышын ачыкларга туры киләчәк.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: