Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2022, 15:46

Отпуск акчасын санаганда очрый торган хаталар

Бу турыда Русия Юристлар берлеге әгъзасы Марина Астаева аңлата.  

Юрист сүзләренчә, отпуск акчасын исәпләү Русия Хезмәт кодексының 139 маддәсендә билгеләнгән кагыйдәләргә нигезләнә. Соңгы 12 айдагы уртача көндезге түләү шушы айлардагы хезмәт хакы суммасын уникегә һәм бер айдагы календарь көннәрнең уртача санына (29,3) бүлеп исәпләнә. Бу хакта Известия сайты хәбәр итә. 

Сарыф ителмәгән отпуск өчен түләгәндә уртача көндезге хезмәт хакын исәпләү өчен начислять ителгән хезмәт хакы суммасын эш көннәре санына бүләләр. Бу очракта алты көнлек эш атнасы календарен кулланалар.

Хезмәткәр отпуск акчасын соңрак алган яки тулы күләмдә алмаган очраклар да була. Моның сәбәпләре төрле – кадрлар белән бәйле (отпусклар графигы булмау яки анда төгәлсезлекләр булу), хисапчылар белән бәйле (хисапларда хата), - ди Юристлар берлеге әгъзасы.

Хата булган очракта, эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күпчелек очракта хатларны табалар һәм төзәтәләр. Чөнки хезмәт законнарын бозган өчен штраф каралган, ә отпуск акчасын түләп бетермәгән яки вакытында түләмәгән очракта хезмәткәргә компенсация түләнергә тиеш.

 

 

Автор:
Читайте нас: