Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2022, 11:43

Пассажир теплоходы баткан

11 ел элек "Булгария" баткан көнне тагын бер теплоход су төбенә киткән. 

Кичә, 10 июльдә, Татарстандагы Иделдә Аракчино пристане янында  пассажир теплоходы баткан.

Идел буе транспорт прокуратурасының башлангыч мәгълүматлары буенча, бортта 34 кеше булган, беркем дә зыян күрмәгән, барысы да эвакуацияләнгән.

Тикшерүчеләр вакыйганың сәбәпләрен өйрәнә. Гаеплеләргә карата  җинаять эше кузгатылуы бар.

Автор:
Читайте нас: