Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2022, 21:43

Җәйге ял яшь егет өчен фаҗига белән тәмамланды

Аңа нибары 23 яшь булган. 

Әлеге хәл бүген көндезге унберләр тирәсендә Башкортстанның Мәләвез районы Нугуш сусаклагычында булган. Бу хакта newsbash.ru сайты хәбәр итә. 

«Спартаковец» балалар лагере территориясендә суда гидроциклга беркетелгән тюбингта йөрү хезмәте тәкъдим ителгән.  Шуларның берсендә гидроцикл белән идарә итүче бауның озынлыгын исәпкә алмаган һәм кешеләр утырган тюбинг янәшәдән узып баручы катерга килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, бер кеше үлгән, тагын берсе төрле тән җәрәхәтләре алган – аны җирле район хастаханәсенә озатканнар. Хәзер әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклыйлар.

 

 

Автор:
Читайте нас: