Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2022, 21:36

Июльдә өстәмә ял көне булачак

Дәүләт Думасы каравына кертелгән өстәмә ял көне турындагы тәкъдим парламентның түбән палатасы мәгълүмат базасында басылып чыкты.  

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – 8 июль ял көне итеп билгеләнергә мөмкин. Дәүләт Думасы каравына кертелгән өстәмә ял көне турындагы тәкъдим парламентның түбән палатасы мәгълүмат базасында басылып чыкты. Бу хакта Башинформ сайты хәбәр итә. 

"8нче июльне эшләми торган бәйрәм көннәренә кертү безнең гражданнарга гаиләләре белән бергәләп җыелып, туганнары һәм якыннары белән бергә вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, гаиләдәге туганлык элемтәләрен ныгытуга ярдәм күрсәтәчәк, яшьләрне гаилә, тугрылык һәм мәхәббәтне гомер буе саклап калуның нинди мөһим булуы турында уйланырга мәҗбүр итәчәк", – диләр. 

Русия Президенты Владимир Путин Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми дәүләт бәйрәме итеп 28 июльдә кертте.

 

Автор:
Читайте нас: