Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2022, 08:44

Алдагы көннәрдә эссе булырмы?

Синоптиклар нәрсә ди?

Бүген, 7 июльдә, республика буенча һава 22-27 градуска кадәр җылыначак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Әмма җомгага кадәр алар тәмамланырга тиеш, диләр синоптиклар.

Иртәгә, 8 июльдә, явым-төшем фаразланмый. Термометр баганалары төнен 9-14 градус күрсәтсә, көндез алар 23-28 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә, 9 июльдә, һава температурасы 25-30 градуска кадәр җитәчәк икән.

Автор:
Читайте нас: