Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июль 2022, 09:58

Башкортстан башлыгы Бөредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган фестивальдә катнаша

Башкортстан башлыгы 8нче июльдә Бөре шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган республика фестивалендә катнаша. Радий Хәбиров бу турыда оператив киңәшмәдә белдерде.

"8нче июльдә хәзер инде Президент указы белән  илебез  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билдәли. Фестивальне уздыру урыны итеп Бөре ҡшәһәрен һсайладык. Анда мин дә катнашам, эш сәфәре белән барам", — диде республика башлыгы.

Фестивальдә шәһәр халкын һәм кунакларын күңел ачу чаралары, ярминкә, аш-су бәйрәме, шулай ук эстрада йолдызлары катнашлыгында концерт оештырыла.

Программада урындагы эстрада артисларының, шулай уҡ Русия йолдызлары Наталья Сенчукова белән Виктор Рыбиндың чыгыш ясаулары көтелә.

Автор:
Читайте нас: