Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2022, 22:41

Кыйммәтле ташлардан ясалган бүләкләр Дәүләт фондына тапшырылырга тиеш

Тиешле боерыкны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.  

Түрәләр кыйммәтле металл һәм кыйммәтле ташлардан ясалган һәм үзләре сатып алмаган бүләкләрне РФ Кыйммәтле металл һәм кыйммәтле ташлар дәүләт фондына тапшырырга тиеш булачак. Тиешле боерыкны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. 

Документтан күренгәнчә, мондый бүләкләр Кыйммәтле ташлар һәм кыйммәтле металллар дәүләт фондына кертү өчен, Россия саклау министрлыгына тапшырылачак.

Элегрәк кыйммәтле бүләкләрне Кремль хакимияте, Президент эшләре белән идарә итү, шулай ук федераль яки региональ хакимият органнары эше өчен кулланырга мөмкин иде.

Кыйммәтле әйберләрне Саклау фондына, бүләкнең кая тапшырылуына карап, федераль башкарма хакимият органының вәкаләтле бүлекчәсе яки хакимиятнең төбәк органы бүлекчәсе эшләре белән идарә итүче тапшырачак, дип аңлатыла документта.

 

Чыганак

 

Автор:
Читайте нас: