Озакка сузылган яңгырлар туктау белән авыл халкы печән әзерләргә кереште. Авыл халкын сындырып сыный торган чор - ул печән өсте инде...
Зурәти-зурәниләренә оныклары да кайтып чыр-чу килеп печән эшләшүләре ни тора...
Быелгы май һәм июнь яңгырлары үләннәр үсешенә уңай шартлар тудырды. Өлгеррәкләр инде печән чабарга да кереште. Җәй айлары кемдер өчен ял булып саналса, авыл халкы һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырыша. Бүген авыл җирендә аеруча җаваплы чор - печән өсте.
Печәнне әйләндереп кенә куясың, артыңнан ук яңгыр ява да китә бит үч иткәндәй! Ачу чыга чыгуын, ләкин яңгыр да бик кирәк: бакчада утырткан яшелчәләрнең мул уңышын җыеп аласы бар. Яңгыр булмаса, үсми шул алар. Кич су сибәсе юк, бер эш ким.
Әй, ул болыннан җыеп, печән төяүләргә ни җитә-ә-ә! Чапкан печән асларыннан җир җиләге коела...Коелыр анда җир җиләге! Трактор арбасына печәнне шулай төяргә кирәк: кайтканда бер учмасы да коелырлык булмасын. Матур итеп төялгән печәнле арба, армый-талмый, трактор артыннан калмый кайтып китә. Төнгә абзар янында калдырып буламыни аны?! Тиз генә түбәгә күтәреп бетерәбез, югыйсә, яңгыр синең печәнеңне карап кына тора.
Менә шулай, ничек кенә булса да авыл кешесе терлек азыгын вакытында әзерләп калдырырга тырыша. Печән булган хуҗалыкта мал бар, димәк, андый йортта тормыш дәвам итә. Авылда печән исе таралган икән, димәк, авыл да яши әле...