Мошенниклар Русиядә яшәүчеләргә кәрәзле элемтә операторлары сыйфатында шалтырата башлады, дип хәбәр иттеләр ВТБ банкының матбугат хезмәтендә.
Кешеләргә аларның шәхси кабинеты яки телефонына "башка кешеләр кергән" дип хәбәр итәләр, ә аннары, шәхси мәгълүматларны урлауны булдырмас өчен дигән сылтау белән ышнадырып, махсус USSD-команда җыярга кушалар.
"Шулай итеп, абонент үзенең сим-картасында көйләүләрен мөстәкыйль рәвештә үзгәртә һәм СМС һәм шалтыратуларны мошенник номерына килә торган итеп билгели", – дип сөйләгән белгечләр РИА Новостига.
Үз-үзеңне җинаятьчеләрнең гамәлләреннән саклау өчен смартфонга номерны билгели торган кушымта куярга һәм таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә кирәк, дип киңәш итә ВТБ банкының өлкән вице-президенты Никита Чугунов. Ә сөйләшү вактында әңгәмәдәшнең шәхесе турында бераз гына шик уянса да, әңгәмәне туктатырга кирәк.