Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2022, 14:11

Автомобиль сатып алучылар өч елга транспорт салымыннан азат ителергә мөмкин

Нинди очракта транспорт салымын түләүдән азат итәргә мөмкиннәр?  

Безнең илдә эшләнгән автомобильләр сатып алган Русия кешеләрен транспорт салымын түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка Дәүләт Думасы депутатыВиталий Милонов шундый тәкъдим юллаган. Бу хакта РИА Новости сайты хәбәр итә. 

Парламентарий билгеләп үткәнчә, чит ил маркалары киткәннән соң, үзебезнең предприятиеләр җитештерү һәм сату күләмен яңадан торгызу, шулай ук экспортны җайга салу мөмкинлеге алды.

"Аерым алганда, илебез машиналарын сатып алучы русиялеләр ике-өч елга транспорт салымын түләүдән азат ителергә мөмкин", – дип саный тәкъдимнең авторы.

Ул шулай ук үзебездә эшләнгән яңа транспорт сатып алуга субсидияләр биреп, иске автомобильләрне утильләштерү программасын яңартырга мөмкин дигән фикер дә җиткерде.

 

Автор:
Читайте нас: