Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2022, 21:33

Призывник өченче каттан сикергән

Кичә, 26 июнь көнне, Уфа шәһәренең Революцион урамында урнашкан җыелма пункт бинасы ишеге козырегына бер егет егылып төшеп җәрәхәтләнгән.

Призывник өченче каттан сикергән
Призывник өченче каттан сикергән

Уфа шәһәренең Революцион урамында урнашкан җыелма пункт бинасы ишеге козырегына бер егет егылып төшеп җәрәхәтләнгән. Бу хәл 26 июнь көнне була. 

Призывникны ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә алып киткәннәр. Аның баш мие селкенгән, башы сөяге имгәнгән, балтыр белән табанны берләштерүче буынына зыян килгән.

Хокук саклау органнарында бу хәбәрне раслыйлар, вакыйга буенча тикшерү бара. Анда бу хәлнең нечкәлекләре турында сөйләмиләр,  бары тик призывникка 20 яшь икәнен һәм ул Стәрлебаш районыннан килгән икәнен өстиләр.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: