Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2022, 10:40

Мәктәпне тәмамлаучыларга контракт буенча хезмәт итергә рөхсәт итүләре ихтимал

ТАСС мәгълүматлары буенча, Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган.

Русиядә мәктәпне тәмамлаучыларга контракт буенча хезмәт итергә рөхсәт итүләре мөмкин. ТАСС мәгълүматлары буенча, Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган.

“Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы законга урта дөем белем алган гражданнарга Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һәм Русия гвардиясендә хәрби хезмәт итү турында контракт төзергә рөхсәт иткән төзәтмәне 28нче июньдә икенче укуда карарга тәкъдим ителә.

Автор:
Читайте нас: