Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2022, 18:04

Радий Хәбировның "Искиткеч кешеләр тормышы" рубрикасында - Хәйдәршиннар гаиләсе

Республика Башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә Иске Балтач авылының Хәйдәршиннар гаиләсе турында язган. 

Радий Хәбировның "Искиткеч кешеләр тормышы" рубрикасында - Хәйдәршиннар гаиләсе
Радий Хәбировның "Искиткеч кешеләр тормышы" рубрикасында - Хәйдәршиннар гаиләсе

"Әлеге гаилә турында минем #ЖЗЛ_Башкортостан рубрикасында сөйлим. Зур гаилә династиясенә нигез салучылар Альбина һәм Венер Хәйдәршиннар 13 балага гомер бүләк иткән. Алар инде ике тапкыр картәни һәм картәти.

Ир белән хатынның өлкән балалары инде мөстәкыйль яши. Олы кызлары Элитага 27 яшь тулды, гаиләсе белән Бөредә төпләнгән. Улы Артур безнең аграр вузны тәмамлаган, әтисе белән Уфада төзелеш оешмасында эшли. Альмир УДНТУ дипломын алган, хәзер армиядә хезмәт итә. Ә Айгизне балтачлылар мәктәп яшеннән искиткеч җырчы буларак беләләр, Уфа сәнгать училищесы студенты педагогларны иҗади җиңүләре белән сөендерә. Ул һәм аның энесе Айназ гер спорты буенча да яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Айназ автотранспорт техникумында укый.

Кечкенәләре - Айзилә, Нурсилә, Инзилә, Айнур, Айгузәл мәктәптә укыйлар. Назгөл белән Ислам балалар бакчасына йөриләр, ә иң кечкенәсе Байраска әлегә ике ай.

Альбина һәм Венерның һәр балага яхшы тәрбия һәм белем бирүдә зур хезмәте сокландыра. Аларның балалары төрле секцияләргә йөриләр. Ә тагын алар тату, бердәм. Гаиләдә традицияләр нык. Хәйдәршиннар гаиләсе - безнең күбебез өчен үрнәк. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим!" - дип язган үзенең социаль челтәрләрендә Радий Хәбиров.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: