Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2022, 11:26

Райондашыбыз Рәхмәт хатына лаек булды

23 июнь көнне Балтач районы вәкилләре Уфа шәhәренең „Торатау” Конгресс-холлында узган „Аек авыл-2021” республика конкурсында җиңүчеләрне hәм катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты.

Райондашыбыз Рәхмәт хатына лаек булды
Райондашыбыз Рәхмәт хатына лаек булды

23 июнь көнне Балтач районы вәкилләре Уфа шәhәренең „Торатау” Конгресс-холлында узган „Аек авыл-2021” республика конкурсында җиңүчеләрне hәм катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты.

 „Аек авыл-2021” бәйгесендә республикабызның 54 районыннан 1537 авыл катнашты.  Конкурс кысаларында катнашучы авылларда 2 меңнән артык спорт hәм мәдәни чаралары үткәрелде.

Бу бәйгенең төп максаты—халкыбызны сәламәт тормышка әйдәп, үсеп килүче буынны эчкелек кебек афәттән саклау.

Балтач районы данын „Бәләкәй авыллар” номинациясендә Магашлы-Алмантай авылы яклады hәм махсус бүләккә лаек булды.

„Ужара” халык фольклор коллективы  җитәкчесе Әлфинә Алексеева Мәдәният министры тарафыннан „Аек авыл-2021” республика конкурсын үткәрүдә hәм әзерләүдә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Магашлы-Алмантай авылы сокландыргыч табигате белән аерылгысыз урын алып торса, икенче яктан, үзенең тырыш, батыр hәм чибәр уллары hәм кызлары—эш сөючән халкы белән данлыклы. Авылдашлаырның күңеле дә, көнитмеше дә матур. Кешеләр бер-берсен уздырып купшы йортлар сала, матур, ямьле бакчалар үстерә. Тату гаиләләрдә тәрбияле балалар үсүе табигый.  Шундый зур күләмдә узган бәйгедә магашлы-алмантайлыларның махсус бүләккә ия булулары бер дә гаҗәп түгел...

Республика бәйгесенең призлар фонды—40 миллион сум. 6 миллион сум күләмендәге иң зур бүләк „Эре авыллар”номинациясе җиңүчесенә тапшырылды. Номинацияләрдә җиңүчеләр 5, 4 hәм 3 миллион сум күләмендә призларга лаек булдылар. Бүләк суммасы авылдагы халык саныннан чыгып тапшырылды.

Бәйгенең призлар фонды, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров карарына ярашлы, 2020нче елдан 30 тапкырга—1,4 миллион сумнан 40 миллион сумга кадәр арттырылды.

„Аек авыл” республика конкурсы бу елга тәмам, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк...

Автор:
Читайте нас: