Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2022, 16:17

Истәлекле очрашу

Истәлекле көнгә багышлап Балтач районы тернәкләндерү бүлегендә хезмәт буенча инструктор Ленара Солтанова һәм укытучы-логопед Альбина Галәветдиновалар  Русия Федерациясе Кораллы көчләр солдаты һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны белән очрашу оештырдылар. Чараның кунаклары – әтиле-уллы Ришат белән Данис Хиҗәповлар.

Истәлекле очрашу
Истәлекле очрашу

22нче июнь—Хәтер һәм кайгы көне. Советлар иле кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышта геройларча җиңеп чыкканнан соң инде сигез дистә елдан артык гомер узды. Әмма ул еллар онытылырга тиеш түгел.

Шушы истәлекле көнгә багышлап Балтач районы тернәкләндерү бүлегендә хезмәт буенча инструктор Ленара Солтанова һәм укытучы-логопед Альбина Галәветдиновалар  Русия Федерациясе Кораллы көчләр солдаты һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны белән очрашу оештырдылар. Чараның кунаклары – әтиле-уллы Ришат белән Данис Хиҗәповлар.

Ришат Нурихан улы, Балтач районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәре буларак, Чечен Республикасында хокук тәртибен торгызуда өч тапкыр катнашкан, хәрби медальләр белән бүләкләнгән. Хәзер гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау үзәге инструкторы булып эшли. Сугыш сынавын узган кешенең чыгышын игътибар белән тыңлап, аның  медальләрен балалар дикъкать белән карадылар.

Данис Хиҗәпов Алтай Республикасында чик буе сакчысы булып хезмәт итә. Ул тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә чиктә хезмәт итү үзенчәлекләре турында сөйләп узды.

Очрашу барышында балалар хәрби тормыштан фактлар белән таныштылар. Бу очрашу барсы өчен дә мөһим һәм файдалы булды.

Чара тәрбияләнүчеләр һәм тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Роберт Шәйдулловның  ватанпәрвәрлек рухындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.  

Азактан күңелле итеп истәлеккә фотоларга төшкәч, хөрмәтле кунаклар тернәкләндерү бүлеге белән танышып чыктылар. "Хәзерге заман балалары бик бәхетле, бу уңайлыкларны, заманча эшләнгән спорт заллары, уен һәм ял итү бүлмәләре - шаккатмалы! Илләребез тыныч булып, бер бала да сугыш афәтен күрмәсен, шушы бүлектә көч салучы хезмәткәрләргә сабырлык һәм олы рәхмәт җиткерәбез!"—диделәр Ришат һәм Данис Хиҗәповлар.

Бу ватанпәрвәрлек рухындагы  очрашу балалар  күңелендә эз калдырыр, һәм алар һәрвакыт Ватанны сакларга һәм аның мәнфәгатьләрен намус белән якларга әзер булыр дип ышанабыз.

Истәлекле очрашу
Истәлекле очрашу
Истәлекле очрашу
Истәлекле очрашу
Истәлекле очрашу
Автор:
Читайте нас: