Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2022, 15:12

2023нче елда Яңа ел яллары ничә көн дәвам итәчәк?

2023нче елда Яңа ел яллары русиялеләр өчен...  

2023нче елда Яңа ел яллары русиялеләр өчен тугыз көн - 31нче декабрьдән 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Ведомство ял көннәрен күчерү турында карар проектын әзерләде. Бу хакта Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, эш көне булмаган бәйрәм көннәре белән туры килә торган 1нче гыйнвар (якшәмбе) һәм 8нче гыйнвар көннәрен (якшәмбе) 24 февральгә һәм 8нче майга күчерергә тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, февраль һәм май айларында русиялеләрне дүрт көнлек каникуллар көтә: 23-26нчы февральдә һәм 6-9нчы майда.

Автор:
Читайте нас: