Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2022, 15:29

Әлеге көн мәңге онытылырлык түгел

Бүген  “Сагышлы ана”  мемориал комплексында, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә чәчәкләр салынды, “Бер минут тынлык” игълан ителде.

Әлеге көн мәңге онытылырлык түгел
Әлеге көн мәңге онытылырлык түгел

Ел саен 22нче июнь—Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1941нче елның җәендә илебез тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башлана.

Бүген  “Сагышлы ана”  мемориал комплексында, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә чәчәкләр салынды, “Бер минут тынлык” игълан ителде.

Ватанпәрвәрлек рухындагы тантаналы чараны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ачып җибәрде.

—Моннан  ел элек тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал алды. Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да—мәңгелек дан!—диде Илгиз Әхвәс улы.

Тәтешле һәм Балтач районнары Хәрби комиссары Ансар Арсланов чыгышы да бик үтемле булды.

—Безнең тыныч тормышыбыз хакына гомерләрен дә аямаган каһарманнарны, тылда Җиңү көнен якынайту өчен үзләреннән зур өлеш керткән фидакарь хезмәтчәннәрне ихтирамлау—изге бурычыбыз,—диде хәрби комиссар.

Ары таба сүз районның сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Гали Сәрвәретдиновка бирелде.

— Ул чордан күп еллар узса да, Ватаныбыз өлешенә никадәр хәсрәт һәм сынаулар туры килүе тырунда онытмыйк.  Хәвеф-хәтәр кешеләрне бергә туплады һәм бердәм, бөек халык икәнебезне, җиңү хакына үз гомеребез бәрабәренә көрәшергә әзер булуыбызны тагын бер кат раслады. Һәр шәһәр, һәр авыл Җиңүгә үз өлешен кертте. Балтачлылар фронтта батырларча сугыштылар. Хатын-кызлар, өлкәннәр һәм яшүсмерләр, үз-үзләрен аямыйча, Җиңү өчен тылда эшләделәр,—ди Гали Карам улы.

Район Хакимияте вәкилләре һәм килгән кунаклар чыгышларыннан соң, бер минут тынлык игълан ителде.  “Сагышлы ана” мемориаль комплексында җыелган халык бөтен ил кешелек тарихында канкойгыч сугыш корбаннарына хөрмәт йөзеннән  бер мәлгә тынып калды.

Хәтер чарасы район мәдәният сарае  хезмәткәрләренең патриотик рухтагы җырлары белән бергә үрелеп барды.

22нче июнь—тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.

Акциядә катнашып, барсы да сугыш корбаннарының якты истәлеген яңарттылар, аларның рухлары алдында баш иеп, батырлыкларына мәдхия белдерделәр. Илгә Җиңү яулаган бердәм халыкның каһарманлыгы мәңгелек!

Әлеге көн мәңге онытылырлык түгел
Әлеге көн мәңге онытылырлык түгел
Әлеге көн мәңге онытылырлык түгел
Әлеге көн мәңге онытылырлык түгел
Әлеге көн мәңге онытылырлык түгел
Әлеге көн мәңге онытылырлык түгел
Автор:
Читайте нас: