Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2022, 16:26

Редакциябез кунаклар кабул итте

Штәнде урта мәктәбенең „Ручеек”  көндезге лагеренда ял итүче балалар сменаның бер көнендә  редакциябездә кунакта булдылар.

Редакциябез кунаклар кабул итте
Редакциябез кунаклар кабул итте

Штәнде урта мәктәбенең „Ручеек”  көндезге лагеренда ял итүче балалар сменаның бер көнендә  редакциябездә кунакта булдылар.

Кунакларны “Балтач таңнары” гәзитенең мөхәррире Рөстәм Вәлиев каршы алды. Редакция буйлап экскурсия уздырганчы, ул укучыларга мәкаләләр, полосалар һәм әзер гәзит барлыкка килүенең төп этапларын сөйләде. “Балтач таңнары”ның  бүген нинди булуын, ә тарихка бераз карап, балаларга редакция архивларында сакланган  иске гәзитләрне  күрсәтте. Малайлар  һәм кызлар егерме—утыз ел элек чыгарылган гәзитләрнең саргайган битләрен бик кызыксынып  карадылар.

Башта читенсенеп кенә торсалар да, балалар безнең эш турында, гәзит чыгару серләрен, сайт яңалыкларын, хезмәткәрләребезнең профессия үзенчәлекләре турында бик кызыксынып  һәм игътибар белән тыңладылар.

Алар биредә кемнәр эшләвен, хезмәткәрләрнең нинди вазифа башкаруын, “Балтач таңнары”ның  ничек дөнья күрүен, сайтның ничек эшләвен күзәтте. Балаларны аеруча гәзитнең  басмага әзерләү моментлары кызыксындырды.

“Журналист кем ул?” дигән сорауга кунакларның җаваплары тиз генә табылды. Шулай да бу һөнәрне һәм аның җәмгыятьтә мөһим роль уйнаганын күбесенең аңлавы ачыкланды. Журналистиканың әһәмияте, аның киләчәге, кеше тормышында мәгълүматның роле турында балалар белән җитди әңгәмә дә корылды.

—Журналистлар  бертуктаусыз мәгълүмат җыялар, аны тиз арада язалар, үзләре үк фотога да төшерәләр. Кыскасы, редакциядә эшләр өчен урыс  һәм татар телләрен, компьютерны бик яхшы белергә, грамоталы, коммуникатив, өлгер һәм түзем, өстәвенә тормышның һәр өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар булырга кирәк,—диде редакциябезнең мөхәррире Рөстәм Мәвләви улы.

Кунаклар “Балтач таңнары” гәзитенең 91 еллык бай тарихы белән таныштылар. Без генә түгел, әле әти - әниләребез дә тумаган чорда – гасырга якын  элек чыгарылган гәзитләр белән таныштылар. Ул елларда журналистлар тирә - як авылларга җәяүләп командировкаларга йөргәннәр, фоторәсемнәрне дә үзләре ясаганнар, типографиядә хәрефләрне берәм-берәм җыйганнар.

Район гәзитенә  үз гаиләләрендә язылулары, балаларның яшьтәшләре турында язмалар һәм башка мәкаләләр белән кызыксынулары балалардан ишетү бигрәк тә күңелләргә өмет-рәхәтлек бирә.

Редакциядә кунак булу балалар өчен онытылмас хатирәләр калдыргандыр, дип уйлыйбыз. Укучыларның кызыксынучан халык булуын без барыбыз да беләбез, аларга әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсә кызык. Һәм бу очрашу очраклы түгел. Кем белә, бәлки, редакциядә  кунакта булган мәктәп укучыларыннан берәрсе киләчәктә журналист һөнәрен сайлар. Бүгенге “Балтач таңнары” район гәзите коллективына лаеклы алмаш булыр.

Автор:
Читайте нас: