Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь 2022, 11:16

Ялларда һава торышы начараячак

Башгидрометеоүзәк синоптиклары белдерүенчә, ял көннәрендә зарыгып көтеп алган җылылык начар һава торышы белән алмашыначак.

Башкортстанга кыска вакытлы яшенле яңгырлар киләчәк. Башгидрометеоүзәк синоптиклары белдерүенчә, ял көннәрендә зарыгып көтеп алган җылылык начар һава торышы белән алмашыначак. 17 июньдә кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар һәм күк күкрәүләр булачак. Көндез һава температурасы +23, + 25 ° тан артмаячак дип фаразлана. Бу хакта Башинформ сайты хәбәр итә. 

18 июнь, шимбә көнне төштән соң кайбер районнарда көчле яңгыр явачак. Җил көньяктан төньякка күчәчәк, күк күкрәү вакытында җил көчәячәк. Төнлә һава температурасы + 11, + 16 °, көндез + 22, + 25 ° булачак.

Автор:
Читайте нас: