Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь 2022, 10:23

Соль-Илецк күлләре кунакларны икенче атнадан кабул итә башлый

Курорт территориясенә керү хакы күпме?

Май аенда курортның ачылу вакыты кичектерелә, дип хәбәр ителгән иде. Чөнки анда күлләр астындагы токымнарда карст процессларының активлашуы ачыкланган иде.

Курорт хакимиятеннән әйтүләренчә, курорт  20 июньнән кунакларны кабул итә башлый. Аның территориясенә керү хакы 300 сум булачак. 7 яшькә кадәрге балалар бушка үтә ала.

Исегезгә төшерәбез, Уфадан Соль-Илецкига кадәр ара - 442 километр. Бер якка автобуста  бару бәясе 1278 сумнан башлана. Поезд белән  Ырынбур аша гына барып була. Ул очракта билет хакы 300 сумга якын тора, ә аннары такси яки автобуска күчеп утырырга туры киләчәк. Кунакханә номерларының бәясе 1500 сумнан башлана.

Автор:
Читайте нас: