Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июнь 2022, 08:52

Русия Президенты күп балалы гаиләләргә урта һөнәри белем алу бәясен компенсацияләргә тәкъдим итте

 Владимир Путин урта һөнәри белем бирү программалары буенча балаларын укыткан күп балалы гаиләләргә компенсация түләү мәсьәләсен 1 августка кадәр җентекләп өйрәнергә һәм доклад әзерләргә кушты.  

 Владимир Путин урта һөнәри белем бирү программалары буенча балаларын укыткан күп балалы гаиләләргә компенсация түләү мәсьәләсен 1 августка кадәр җентекләп өйрәнергә һәм доклад әзерләргә кушты. Бу хакта "РИА Новости" сайты хәбәр итә. 

"Русия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына күп балалы гаиләләрдәге балаларны түләүле нигездә урта һөнәри белем бирү программалары буенча укыту бәясенең бер өлешен компенсацияләү мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә тәкъдим ителә", – диелә хәбәрдә.

Йөкләмәне үтәү вакыты – 2022 елның 1нче августы. Русия Федерациясе субъектларының югары вазифалы затлары бу эшкә җаваплы итеп билгеләнде.

Автор:
Читайте нас: