Очрашуда барсы да хәтирәләр яңартып, мәктәп елларын искә алып балачак һәм яшьлек елларына кайтып килгәндәй булды. Һәрбересе үзләренең куңел түрләрендә саклаган мәктәп вакыйгалары белән уртаклашты, ә кайберәүләр хәтта мәктәп еллары турында шигырьлэр дә язып килгәннәр иде.
Рәхәтләнеп биеп, җырлап үтте очрашу. Ә чыгарылыш кичәсендә яңгыраган җырларны тыңлаганда күпләренең күзләренә яшьләр килгәндер. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барсы да шул ук - саф, самими, чиста куңелле калганнар. Классташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын - аралашып, хәлләр белешеп, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшәргә яссын.