Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июнь 2022, 15:40

Түбән Сикиязда Русия көне уңаеннан чара узды

Түбән Сикияз мәдәният йорты китапханә белән берлектә Русия көненә багышланган "Бу көчнең исеме—Русия” дип аталган танып-белү сәгате уздырылды.

Түбән Сикиязда Русия көне уңаеннан чара узды
Түбән Сикиязда Русия көне уңаеннан чара узды

Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Русия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы һәм халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.

Түбән Сикияз мәдәният йорты китапханә белән берлектә Русия көненә багышланган "Бу көчнең исеме—Русия” дип аталган танып-белү сәгате уздырылды.

Чараның төп максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, Русия Федерациясенең  дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.

Гимн, герб, әләм - безнең тарихыбызның аерылгысыз өлешләре. Гербка, әләменә һәм гимнга мөнәсәбәт - дәүләтнең үзенә, аның халкына, тарихына карата мөнәсәбәт, ул ихтирамлы булырга тиеш. Катнашучылар Ватаныбыз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

Балалар белән бик кызыклы һәм мавыктыргыч , шул ук вакытта белемнәрне дә арттырырга ярдәм итә торган  Русиянең тарихи вакыйгалары һәм дәүләт символлары буенча викторина уздырылды. Бу викторинадан соң балаларда ватаныбызга карата ярату һәм горурлык хисләре тагын да көчәйгәндер дип ышанып калабыз.

Катнашучылар игътибарына "Русия – минем Ватаным” дигән китап күргәзмәсе оештырылды . Ул үз эченә ”Русия-минем горурлыгым” һәм “Бердәмлектә безнең көчебез” бүлекләрне алды.

Русия көне - һәр гражданин өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Русиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә. Әйдәгез, үз казанышларыбызның да, ата-бабаларыбыз казанышларының да кадерен белик.

Түбән Сикиязда Русия көне уңаеннан чара узды
Түбән Сикиязда Русия көне уңаеннан чара узды
Түбән Сикиязда Русия көне уңаеннан чара узды
Түбән Сикиязда Русия көне уңаеннан чара узды
Түбән Сикиязда Русия көне уңаеннан чара узды
Автор:
Читайте нас: