Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июнь 2022, 09:38

"Инде, кызым, мәңгелек йортта гына күрешербез инде, балакаем, кояшта бик эсседер инде сиңа басып торырга"...

Фәния апа газиз баласының һәйкәленә килгән.

"Инде, кызым, мәңгелек йортта гына күрешербез инде, балакаем, кояшта бик эсседер инде сиңа басып торырга"...
"Инде, кызым, мәңгелек йортта гына күрешербез инде, балакаем, кояшта бик эсседер инде сиңа басып торырга"...

Күптән түгел Тәтешле кызы Хәния Фәрхигә туган ягына һәйкәл куелды. Бу хакта төрле фикерләр яңгырады. Аларның күпләре бәхәсле. Әмма шунысы бәхәссез, һәйкәлне үз күзләрең белән күрми торып, аның турында фикер йөртергә иртә. Гамәлдә ул күңелгә ятышлы килеп чыккан.

Һәйкәл ачылу тантанасында җырчының әнисе булмаган икән. Ниһаять, ул аны барып күргән. Бу хакта Хәния апаның сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина болай яза:

- Газиз әниемә Кояшымның һәйкәлен бүген генә күрергә насыйп булды. И, Ходаем, никадәр сабырлык, көч кирәк, әнием, синең кебек изге күңелле, мәрхәмәтле кешегә бу кайгы-хәсрәтләрне күтәрергә. "Инде, кызым, мәңгелек йортта гына күрешербез инде, балакаем, кояшта бик эсседер инде сиңа басып торырга", - дип күз яшьләрен түкте газизем. Бу араларда бирештең шул әле, газизем, хәерлегә генә булсын инде, хәерлегә генә...

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: