Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь 2022, 14:19

Матада кичке Сабантуй гөрләде

Мата авылы халкы, кайткан кунаклар кичке эшләрен тәмамлап, елга буена Сабантуйга агылды. Сабантуй мәйданы бик матур итеп бизәлгән, самоварда кайнап торган чәйдән, табада чыжлаган тәмле коймактан бәйрәмгә килгән һәркем сыйлана алды.

Мата авылы халкы, кайткан кунаклар кичке эшләрен тәмамлап, елга буена Сабантуйга агылды. Сабантуй мәйданы бик матур итеп бизәлгән, самоварда кайнап торган чәйдән, табада чыжлаган тәмле коймактан  бәйрәмгә килгән һәркем сыйлана алды.

Бу көнне көнозыны авылда бәйрәм рухы хакимлек итте. Һәр йортка туганнар, якташлар һәм кунаклар кайтты. Хәер, авылда  мондый чаралар уздырылуы юкка түгелдер: маталылар  элек-электән җыр-моңга әвәс, тырыш халкы белән тирә-якка танылган халык бит.

Бәйрәм авылның талантлы, матур җырчы-биючеләр чыгышлары  белән үрелеп барды.  Алар “Кичке уен”ны гөрләтеп, тамашачыларның мул алкышларын ишетеп, чын бәйрәм ясадылар.

—Берсеннән-берсе матур җырларга, дәртле биюләргә, гармун моңнарына кушылып биисе-җырлыйсы килә. Бигрәк сагындырган Сабан туе,—диделәр бәйрәмне тамаша кылучылар.

Алып баручылар бәйрәмгә җыелган халык белән борынгы һәм хәзерге җыр-биюләр, уеннар, төрле конкурслар оештырдылар, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Нинди генә уеннар булмады?! Ярышларда үзеңне сынап карыйсың килә икән, җаның кайсын тели—рәхим ит! Сабантуйда катнашучылар җанатарларның кычкырулары, кул чабулары астында чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә, йомырка салынган кашыкны авызга кабып та, сулы чиләкләр күтәреп тә йөгерделәр, бүрәнәдә капчык белән дә бәргәләштеләр һәм бик күп төрле эстафеталарда да булдыклылыкларын күрсәттеләр. Кайберәүләр тегесендә дә, монысында да катнашырга өлгерделәр. Җиңү яулау һәм призлар алу өчен генә түгел, әлбәттә. Монда иң мөһиме бераз канны "кыздырып" алу, үзеңнең нинди дә булса сәләтеңне күрсәтә алуыңа сөенү.

Тамашачылар әлеге уеннардан һәм бай эчтәлекле концерт программасыннан уңай энергия, күтәренке кәеф алып, матур итеп, рәхәтләнеп күңел ачтылар. "Кичке уен" чарасыннан соң барлык тамашачылар өчен салют  атылды һәм дискотека оештырылды. Әлеге искиткеч бәйрәмнән халык битараф калмады hәм оештыручыларны, катнашучыларны мактап, рәхмәтләрен ирештерделәр.

Халык мәкале "Май чүлмәгеннән билгеле" дигән. Мата халкы да үзләренең эшли, шул ук вакытта ял да итә белүләрен янә күрсәттеләр. Шушы күркәм чараны оештыручыларга— Фәнисә  һәм Фәүкатъ  Гайфуллиннарга, Лена Дәүләтшина, Гүзәлия Шәрипова, Алия Хәсәнова, Римма Дәүләтшина һәм авыл клубы мөдире Эльвера Солтановаларга авыл халкы чиксез рәхмәтләрен белдерә.

Видеоязма 1.

Видеоязма 2. 

Читайте нас: