Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2022, 21:30

Балтачта социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан фестиваль булып узды

Кешеләрнең моң-зарын тыңлап, аларга даими рәвештә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан изге күңелле кешеләр — Социаль хезмәт­кәрләр көне  уңаеннан  9нчы июньдә район мәдәният сараенда мәдәни спорт фестивале узды.

Киң күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керүчән һәм сабыр әлеге шәфкать ияләре ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәләр һәм аларда үз көчләренә ышаныч уяталар. Социаль хезмәткәр - хәтта һөнәр дә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт ул.

Кешеләрнең моң-зарын тыңлап, аларга даими рәвештә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан изге күңелле кешеләр — Социаль хезмәт­кәрләр көне  уңаеннан  9нчы июньдә район мәдәният сараенда мәдәни спорт фестивале узды.

Социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев котлады.  

— Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар, сәламәтлек телим. Сезнең йөрәкләрегез һәрвакыт шундый ук ачык, игелекле, ярдәмчел булсын. Сез үз эшегезне намус белән башкарып кына калмыйча, үз канатыгыз астында булган кешеләрнең тормышларын тагын да яхшырак һәм ямьлерәк итәсез, аларга шатлык һәм өмет китерәсез, – диде үз чыгышында Илгиз Әхвәс улы.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Азат Арсланов, "Башнефть"акционерлык нефть компаниясе вице-президенты Виктор Мишняков һәм Нефтекамск шәһәрендәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Зилә Гәрәевалар барлык котлауларга кушылдылар.

Чараның тантаналы өлешендә социаль өлкә хезмәткәрләрен төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Ары таба мәдәни спорт фестиваленең ярыш мизгелләре башланды.  Бу ярышларда Нефтекамск шәһәре, Калтасы, Балтач, Тәтешле һәм Яңавыл районнарыннан социаль хезмәткәрләр командалары көч сынашты.

Ярышлар программасы төрле көч сынашуларны үз эченә алды – “визитка”, милли ашлар конкурсы, командаларның иҗади чыгышлары һәм шактый катлаулы һәм шул ук вакытта күңелле эстафеталар иде.

Ярышлар үтә киеренке барды. Вакыйгалар барышын күзәтеп барган тамашачылар һәм җанатарлар да алар өчен борчылып, көч биреп тордылар.

Фестивальнең нәтиҗәләренә буенча беренче урынны административ хуҗалык  бүлеге  командасы яулады. Балтач районы командасы—икенче урында, өченчедә—Калтасы районы.

Автор:
Читайте нас: