Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2022, 08:46

Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!

Богдан һәм Иске Тимкә авыллары арасындагы су буенда милли бәйрәмебез Сабантуй узды.

Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!
Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!

Богдан һәм Иске Тимкә авыллары арасындагы су буенда милли бәйрәмебез Сабантуй узды

Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне! 5 июнь көнне игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды.

Сабантуй, шулай ук, элек-электән милли уеннары белән дә бүгенгәчә яшәп килә. Бүген дә бар халык төрле уеннарда үзен сынады. Балалар уенчык кисү, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, колгага менү, йомырка ташу уеннарын яраттылар. Ир- атлар үз көчләрен аркан тарту, кул көрәше, милли көрәштә сынады. Хатын- кызлар да калышмады, кул көрәше, көянтә белән су ташуда үзләрен сынадылар.

Ә инде төп гүзәллеге булып, Сабантуй көрәше торды. Билгеле булганча, Богдан һәм Тимкә  авыллары халкы ул әле көрәшчеләре белән барысына да яхшы таныш. Биредә чыккан егетләр төрле спорт чараларында булсын, менә шушындый бәйрәмнәрдә һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Яшь көрәшчеләр матур алымнар күрсәтеп, үз җиңүчеләрен билгеләделәр.

Халык мәкале "Майның чүлмәгеннән билгеле" дигән. Бу авыллар халкы да үзләренең эшли, шул ук вакытта ял да итә белүләрен янә күрсәттеләр.

 

⇒⇒Сабантуйдан видеоязма⇐⇐

Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!
Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!
Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!
Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!
Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!
Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!
Автор:
Читайте нас: