Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2022, 09:10

Йортка караклар кергән очракта үз-үзеңне саклау хокуклары киңәйтелде

Русия Югары суды бу очракта үз-үзеңне саклауның рөхсәт ителгән чикләрен киңәйтте.  

Элек үз-үзеңне саклау талау, кыйнау яки башка көчләү гамәлләре очрагында рөхсәт ителә дип саналды. Хәзер үз-үзеңне саклау торакка хуҗаларның рөхсәтеннән башка законсыз рәвештә үтеп кергәндә мөмкин, әмма көч куллану гамәлләре булмаска тиеш. Бу хакта РИА Новости сайтында хәбәр ителә. 

Үз-үзеңне саклау шулай ук җинаятьче каты көч куллану һәм үтерү белән янаса, шулай ук корбанына корал юнәлткәндә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта судлар үз-үзеңне саклау чикләрен арттыру турында барлыкка килгән шикләрне гаепләнүче файдасына юлларга тиеш. 

 

Автор:
Читайте нас: