Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2022, 14:26

Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды

Бүген Иске Балтач авылында район мәдәният сарае мәйданында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм булып үтте.

Бүген Иске Балтач авылында район мәдәният сарае мәйданында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм булып үтте.

Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә.

Җәйнең тәүге көне күңелләргә җылылык, яктылык һәм мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм буларак истә кала. Аны 1950нче елдан башлап Җир шарының һәр почмагында үткәрәләр. Бу көнне балалар өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Әлеге бәйрәмнең максаты—беренче чиратта, өлкәннәргә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшерү, балаларыбыз бу көнне генә түгел, ә ел әйләнәсе кайгыртуга һәм игътибарга лаек икәнлеген ассызыклау.

Көн иртән үк кояшлы, җылы һәм матур иде. Әти-әниләрен, әби-бабайларын кулларыннан җитәкләгән бала-чага бәйрәм узачак мәйданга  ашыкты. Мәйданчык тиз арада сабыйларның күңелле „чиркылдавына” күмелде. 

Бәйрәмдә катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев котлады.

—Кадерле балалар, райондашлар! Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итәм. Бүгенге кече Сабан туе белән без төп Сабан туйларны башлап җибәрәбез. Балалар – безнең киләчәгебез. Безгә ышанычлы алмаш әзерләүдә зур өлеш керткән, аларның киләчәге якты булсын өчен тырышкан, саклаган, яклаган әти-әниләр, укытучыларга, тәрбиячеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Балаларыбыз исән-сау, сәламәт, бәхетле булсыннар, зур нәтиҗәләргә ирешсеннәр,—дип билгеләп үтте Илгиз Әхвәс улы.

Кунакларны сәламләү сүзе белән район мәгариф бүлеге начальнигы—Фәнис Шәймөхәмәтов та мөрәҗәгать итте.

—Хөрмәтле балалар, барлык башлангычларыгызда сезгә уңышлар, күңелле каникуллар, яңа дуслар табуыгызны телим! Сезне һәрчакта өлкәннәрнең игътибары һәм кайгыртучанлыгы, яратуы һәм күңел җылысы озата барсын,—диде Фәнис Әхнәф улы.

Бәйрәм  булгач, уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Яшь кунаклар өчен халык, спорт уеннарыннан, төрле күңел ачулардан торган бай программа әзерләнгән иде. Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә үк, бала-чага уеннар оештырылган урыннарга ашкынды, уеннарда катнашып, аннан алган бүләккә шатланды. Бәйрәмгә килгән балалар бөтен ярышларда да актив катнашты, ә җиңүчеләргә бүләкләр эләкте. Берәүләр җиңде, икенчеләр алардан беразга калышты, тик беркем дә кәефсезләнмәде. Шундый ямьле бәйрәмдә кем күңелсезләнеп торсын инде!  Җыр-моң яратучылар исә районыбызның сәләтле балалар  катнашында концерт карады.

—Бәйрәм бик күркәм итеп оештырылган, балалар рәхәтләнеп күңел ача. Моннан тыш, милли йолаларыбызның сакланып калуы өчен дә зур бер чара әле ул. Оештыручыларга  зур рәхмәт,—диделәр бәйрәмгә балалары һәм оныклары белән килүчеләр.

Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!

Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Балтачта гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Автор:
Читайте нас: