Көтүче ярдәмчесе азмы-күпме ризык алып кайтты. Шуңа күрә туганнары, үзе өметле хәзер. Тамак ялгап алгач күңел көр. Иртә таңнан торып, көтүгә барырга өйрәнелде. Бу юлы кызның үз кулларында камчы. Шөгыле җаваплы , вакытында уянырга, мал-туарны тиешенчә көтәргә кирәк. Чәчелгән басуларга кертү юк. Зур Кодаш авылының 15 сыеры иртә таңнан көтүгә барырга һәм һәр кич саен йортына имин кайтырга тиеш. Вазифа җаваплы. Көтүче Миңнулла бабайның ышанычын аклау алгы планда. Эштә аралашу бер кеше даирәсе белән чикләнмәде. Җаваплылык — уртак. Көтүчегә иртәрәк йокларга яту хәерледер. Йокысы туйган очракта гына мал артыннан йөгереп була. Кире очракта авырга туры киләсен көт тә тор. Иртәгәсе көнне чакрымнар үтү ансат түгел. Ничек кенә әле. Җилдәй җитез булу зарури...
Язның үз кануннары. Табигать ниндидер сихри моңга чорнаган мәлдә йөрәкләрнең җилкенүе тиешле халәт кебек. Әмма яшьлек үз кануннарына гына буйсынучан. Хисләр ташкыны яшьләрне үзара аралашырга этәрде сыман.
Авыл уртасыннан аккан елга буйлары язгы чорда кабатланмас бизәкләре белән үзенә ымсындырып торды. Күпер янында яшьләр кичке уенга җыелуы язның назлы тантанасы. Көтү кайткач Рәшидәнең иң зур хыялы — бераз гына булса да ял итәргә. Икенче көнне иртә таңнан янә көтүгә барырга кирәк. Болыт-мазар гына күренмәсен, берүк. Эшләп алган ризыктан аш-су хәстәрләү мәшәкатьләре. Янә ризыклы табын, бәхетле мизгел. Аны чишмә суында әзерләү үтә күңелле. Көянтә-чиләкләрен асып Рәшидә чишмәгә төште. Ерак ара булса ни. Мал эчерергә халык якындагы елга суын кулланырга күнекте. Ә менә сирәк -мирәк булса да чишмә суыннан чәй кайнату кунак чәенә тиң эчемлек. Ник кунак хөрмәтен туганнарына күрсәтмәскә? Үзен абайлап калган Мөкәрәмә ахирәтен узып җитү белән:
Сугыш чорында, фронттан хәбәр көтмәгән бер адәм дә юк. Аралашу шомлы билгесезлекне кире чигәргә мәҗбүр итү чарасы. Коточкыч хәбәр алырга язмасын, дип һәркемнең шөрләгән чагы. Әмма авыл ир-егетләре яуда башларын салуы турындагы кара кәгазь бу төбәкне читләп үтмәде. Элеккечә булмаячак. Билгеле. Беркайчан да. Гаилә башлыгын, абыйсын, энесен югалтканнар йөрәге мәңге яралы. Бөек Ватан сугышы кайчанга кадәр дәвам итүен беркем белми. Ничә корбан кирәк булыр аңа? Кемнеңдер газизләре яудан кайтмас. Моны әйтүе читен...
Самими балачакка ишекне сугыш башлануы хәбәре бөтенләйгә япса да. Аны ишетү белән кояш сүнәр кебек тоелды. Авыр шартларда да өметләнеп яшәргә кирәк. Кодаш авылы яшьләренә дә рух күтәренкелеге һава кебек мөһим. Якты өмет, хыяллар яшь йөрәкләр өчен ак җилкәндәй.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.