Юл-транспорт hәлакәтләренә китергән сәбәпләр hәм аларны бетерү өстендә ниләр эшләнгәнлеге, нинди яңа үзгәрешләр бар? Хәбәрчебез юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис Гаттаров белән шул хакта әңгәмәләште.
—Юл-транспорт hәлакәтләренең төп сәбәпләре нәрсәдә?
—Төп сәбәпләрнең берсе—исерек килеш руль артына утыру. Практика күрсәтүенчә, барлык юл-транспорт hәлакәтләренең иң ачык сәбәбе – юлларда наркотиклар яки алкоголь йогынтысында йөрү. Кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт hәлакәтләренең күпчелеге нәкъ шул сәбәпле теркәлә. Барлык машина йөртүчеләр дә алкогольнең игътибарны киметүен hәм руль артына утырырга ярамаганлыгын яхшы белә, әмма кайберәүләр бу кагыйдә белән исәпләшмиләр. Нәтиҗә—кешеләр үлеме яки имгәнүенә китергән аянычлы hәлакәтләр...
Ары таба—тиз йөрергә яратучылар. Тизлекне арттыру үлемгә китергән юл-транспорт hәлакәтләренең иң киң таралган сәбәбе. Күпсанлы тикшеренүләр раслаганча, мондый очракта авариягә эләгү ихтималы арта. Тиз йөргән вакытта машина йөртүче тизлеккә авыр ияләшә hәм юлдагы тиз үзгәрүчән хәлне дөрес бәяләргә сәләтле булмый, нәтиҗәдә, фаҗигале хәлләр килеп туа.
Хәвефсезлек каешларын такмау да еш очрый. Бу каешларының нәтиҗәлелеге аларның кеше гомерен саклавы белән исбатланган. Шуңа карамастан, күп кенә машина йөртүчеләр hәм пассажирлар аларны кулланмыйлар, шул рәвешле үз гомерләрен hәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар. Статистика күрсәткәнчә, хәвефсезлек каешларын куллану бәрелешләрдә hәлак булу hәм авыр җәрәхәтләнү куркынычын берничә тапкыр киметә.
—Җәяүлеләргә караңгыда юлда яктырткыч элементлар файдалану зарурлыгы турында аңлатып үтсәгез иде...
—Бу фаҗига очракларының күпчелеге нигездә тәүлекнең караңгы сәгатьләренә туры килә. Бу вакытта машина йөртүчеләр, каршыга килүче транспорт фаралары яктысыннан күзләре чагылып, юл аша йөгереп чыгучы җәяүлене күрми калалар. Ә кайчагында җәяүлеләр автомобиль юлы буйлап яисә юл янәшәсеннән үк атлыйлар, өстәвенә, кичен күзгә ташланмый торган караңгы киемнәрдән булалар. Шуның өчен дә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу бик мөhим. Алар яктыртылмаган юлда җәяүлене күрү мөмкинлеген арттыралар hәм юл-транспорт hәлакәте чыгу ихтималын киметәләр.
Якыннан яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене юлда 25-50 метр арада күрә ала. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргыч элементлар кулланса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта. Ә инде еракка яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене 100 метрдан күрсә, яктырткыч элементлар кулланган кешене ул 350 метр ераклыктан ук абайлый.
—Җәйге вакытта скутерлар hәм мотоциклар белән идарә иткән балалар проблемасы актуальләшә. Мопед белән идарә итү ничә яшьтән мөмкин? Ћәм административ штрафлар турында тулырак тукталып үтсәгез иде...
—Мопедлар белән идарә итү хокукы 16 яшькә җиткән hәм машина йөртү таныклыгы булган затларга бирелүе турында ассызыклап үтәргә кирәк.
Транспорт чаралары, шул исәптән мопед белән идарә итү хокукы эчке эшләр органнары вазифалы затлары тарафыннан үткәрелә торган тиешле имтихан тапшырганда бирелә. Мопед белән идарә итүгә хокукны „М” категориясендәге машина йөртү таныклыгы яисә „Юл хәрәкәте иминлеге турында” Федераль законда каралган башка категориядәге машина йөртү таныклыгы раслый. Балигъ булмаган гражданнарга (16 яшькә җиткән) „М” hәм „А1” категориясендәге таныклыклар бирелергә мөмкин.
Мопед белән шлемсыз идарә итү бер мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә (административ хокук бозулар кодексының 12.6нчы мәддәсе).
Җитешсезлекләре булган мопед белән идарә итү 500 сум күләмендә административ штраф салуга китерә (Административ хокук бозулар кодексының 12.5 мәддәсенең 1нче өлеше).
16 яшькә җиткән затлар административ җаваплылыкка тартыла. Балигъ булмаганнарның штрафлары ата-аналары тарафыннан түләнә.
Мопед белән идарә итүче бала тарафыннан гражданнарга яки аларның милкенә зыян китергәндә, ата-аналар балигъ булмаганнар белән беррәттән, гражданлык-хокук җаваплылыгы тотачаклар (зыянны каплыйлар).
Моннан тыш, машина йөртү таныклыгы булмаган балага мопед белән идарә итүгә юл куйган ата-аналар административ хокук бозулар Кодексының 5.35 мәддәсе буенча ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Яшүсмерләрнең велосипед, скутер, мопедларда җилдерергә җылы вакыт җитте. Авылларда үзлекләреннән өйрәнеп, таныклыклары булмаган, иминлек кагыйдәләрен санга сукмый, мотоциклда шлемсыз йөрүчеләр бихисап. Алар исә иң куркыныч транспорт рәтенә керә. Күп вакыт машина юлына велосипед белән чыгучы кечкенәләр зыян күрә. Кайберләре хәтта йөри белер-белмәс зур урам, юлга чыгарга ашыга. Нәтиҗәсе—аянычка китерә...
Ә менә мопед, мотоцикл белән идарә итү хокукы булмаган килеш идарә ит итүчегә Административ хокук кодексы 12.7 мәддәсенең 1нче өлеше нигезендә, 5—15 мең сум административ штраф каралган. Бу очракта скутер яисә мопед махсус тукталышка куела.
—Транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру тәртибен аңлатып үтсәгез иде...
—„Махсус хокуктан мәхрүм итү вакытын исәпләү” Русия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.7нче мәддәсе нигезендә, махсус хокуктан мәхрүм итү срогы тиешле махсус хокуктан мәхрүм итү рәвешендә административ җәза билгеләү турындагы карар законлы көченә кергән көннән башлана.
Закон көченә кергән көннән алып өч эш көне эчендә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җәза билгеләү турындагы карар үз көченә кергән көннән соң, транспорт белән идарә итүче ЮХХДИ бүлегенә таныклыгын тапшырырга, ә югалган очракта бу хакта шул ук вакытта хәбәр итәргә тиеш.
ЮХХДИ хокукларны тапшыру процедурасы транспорт йөртүченең ирекле катнашуын күздә тота. Закон тарафыннан күрсәтелгән гамәлләрне ул мөстәкыйль башкарырга тиеш.
Махсус хокуктан мәхрүм ителгән гражданин машина йөртү таныклыгын бирүдән баш тарта икән, махсус хокуктан мәхрүм итү срогы машина йөртүче таныклыгын тапшырганнан (я алудан) яисә ЮХХДИ хезмәткәре тарафыннан машина йөртү таныклыгын югалту турында гариза алынганнан соң өзелә hәм дәвам итә. Машина йөртү таныклыгын тапшыру ЮХХДИ мәгълүматлар базасында теркәлә. Әгәр машина йөртүче транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, Административ хокук кодексы 12.7 мәддәсенең 2нче өлешендә каралган нәтиҗәләргә әзер булырга тиеш. Аны чираттагы җәза көтә: 30 мең сум күләмендә штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яисә 100 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр.
—Транспорт чарасы белән тиешле категориядәге таныклыксыз идарә иткәндә җаваплылыгы нинди?
—Җаваплылык җитди: транспорт чарасы белән тиешле категориядәге таныклыксыз идарә иткән очракта, ул йөртүче 5000 сумнан 15000 сумга кадәр штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартыла.
Русия Федерациясенең административ хокук бозулар турында кодексының 12.7 санлы маддәсенең 2нче өлешендә машина йөртүче транспорт чарасына идарә итү хокукынан мәхрүм ителгән очракта да транспорт чарасын идарә итсә 30 000 сум күләмендә административ штраф, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яисә 100—200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр карала.
—Юлларда бәхетсезлек очракларын киметү өчен төрле аңлату эшләре алып барыламы?
—Бәхетсезлек очракларын киметү өчен безнең бүлекчә хезмәткәрләре балалар бакчаларыннан, мәктәп укучыларыннан башлап төрле аңлату эшләре алып баралар. Бу максаттан “Игътибар - балалар!” профилактик чарасы, даими үткәрелгән “Җәяүле”, “Җәяүле яктыртыл!” чаралары, водительләргә, җәяүлеләргә буклетлар, памяткалар таратылуы үзенең нәтиҗәсен бирер дип ышанам.
Менә әлеге көннәрдә 16нчы майдан 10нчы июньгә кадәр районда “Игътибар – балалар!” профилактика чарасы үткәрелә.
Әлеге акция балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатында оештырыла. Статистика мәгълүматларын анализлау күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл hәлакәтләренең өчтән бере диярлек язгы-җәйге айларда була.
“Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында ЮХХДИ хезмәткәрләре төрле профилактика чаралары үткәрәчәк. Бу—балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү, балаларны йөрткәндә кагыйдә бозуларны кисәтү максатында йөртүчеләрне тикшерү, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру, мәктәпләргә hәм савыктыру лагерьларына илтә торган юлларның, юл билгеләренең hәм светофорларның торышын тикшерү h.б.
Ата-аналар да үз балаларының иминлегенә бик җитди карасыннар иде. Хәвеф чыгарга мөмкин булган урыннарда, шул исәптән юл тирәләрендә аларны караучысыз калдырырга ярамый. Кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобильләрдә hәм йөк машинасы кабинасында баланың авырлыгына hәм буена туры килә торган махсус җайланмалар файдаланып кына йөртү зарур. Шул ук вакытта дәүләт автоинспекциясе 7 яшьтән узган балаларны да транспортта махсус җайланмаларда йөртергә киңәш итә.
—Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләргә кирәклеге турында искәртеп үтү дә дөрес булыр...
Карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә штраф түләмәгән очракта, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25нче мәддәсенең 1нче өлеше нигезендә, водительгә түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яный.
Штрафны карар чыгарылган көннән алып 20 көннән дә соңга калмый административ штраф суммасының яртысы күләмендә түләргә мөмкин.
—ЮХХДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирү җинаять җаваплылыгына китерә торган гамәл, моның өчен иректән дә мәхрүм итүләре мөмкин. Шул хакта тулырак сөйләп китегез әле.
—Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте автомобильләренең барысы да тышкы ягында да, эчендә дә өзлексез яздыруны гамәлгә ашыручы видеокүзәтү системасы белән җиhазланган. Мондый төшерү судка раслаучы дәлил сыйфатында тәкъдим ителергә мөмкин. Моннан тыш, юл-патруль хезмәте инспекторларының күчмә видеокамерасы бар, ул форма киеменә беркетелә. Күчмә камералардан hәм автомобиль регистраторларыннан видеога төшерүләр дә, кагыйдә буларак, юл-патруль хезмәте хезмәткәренә транспорт чарасы туктатылганнан алып, акча тапшырганчы ришвәт бирергә маташу турында мәгълүматны теркәп бара. Шулай ук, ЮХХДИнең административ биналарында да мондый язма алып барыла. Әгәр гражданин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзүдән баш тартса, ЮХХДИ хезмәткәрләре шунда ук урынга тикшерү-оператив төркем чакыртачак. Ул автоинспекторларның күрсәтмәләрен hәм бармак эзләрен теркәп кенә калмый, видеоязманы алып, аны эш материалларына теркәячәк.
Нәтиҗәләп әйткәндә, вазифалы кешегә ришвәт биргән өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган (РФ Җинаять Кодексының 291нче мәддәсе).
Фиргать НӘБИУЛЛИН әңгәмәләште.