Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2022, 15:08

Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел

19 май көнне В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасының күркәм 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район мәдәният сараенда тантаналы чара узды.

Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел

19 май көнне В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасының күркәм 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район мәдәният сараенда тантаналы чара узды.

Бу тантаналы бәйрәм пионерлар хәрәкәте ветераннары, районыбызда пионерлар үсешенә зур өлеш кертүчеләр катнашында үтте.

Пионерия үз вакытында актив укучылар иле булган дисәк тә ялгыш булмас. Ул hәр мәктәптә оештырылган, аның әгúзалары өлкән буынга, кечкенәләргә ярдәм итәргә hәрвакыт әзер иделәр. Кыска гына итеп әйткәндә, мәктәп тормышын төрле hәм кызыклы иткәннәр. Бу хакта пионерларның „Әзер бул! Һәрвакыт әзер!” Дигән лозунгы да шул хакта сөйли.

Әлеге чараны башлап район мәдәният сараеның сәхнәсенә пионерлар хәрәкәте символлары—Дәүләтебезнең флагы hәм Пионерлар оешмасының  тарихи флагы  hәрберебезгә таныш быргы hәм барабан тавышлары астында күтәрелде. 

Күркәм бәйрәмне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев hәм Корылтай депутаты Лия Хәфизова үз чыгышлары белән ачып җибәрделәр hәм пионерия хәрәкәте ветераннарына  Бөтенсоюз оешмасына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы  әйтүенчә, пионерия хәрәкәте—үзенә күрә бер мәктәп сыман булды. Бердәмлеккә өйрәтте, ватанпәрвәрлек хисләр тәрбияләде ул. Тантаналы сборлар, быргы кычкыртулар, барабан кагулар—шундый дулкынландыргыч мизгелләр булып истә калды.

Ары таба тантаналы рәвештә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе hәм район үзәгенең башлангыч мәктәп укучылары пионерлар сафына алынды.  Килгән кунаклар булачак яшь пионерларга кызыл галстуклар бәйләделәр. Яшь пионерларыбыз ант биргәннән соң, катнашучылар hәм килгән кунаклар барсы бергә hәрберебезгә таныш Пионер гимнын күңелләргә үтеп керердәй итеп башкардылар.

Пионерлар сафына алынган hәр укучының зур горурлык кичерүе, яхшы укырга тырышуы, җәмгыятькә файдалы эш башкарырга омтылуы, туган Ватаны, аның халкы өчен җан атып эшләргә әзер булып үсүе хәзер инде тарихта калып бара. Бүгенге буын да шушы тарихны яхшы белер, тырыш, уңган hәм кыю йөрәкле пионерлардан үрнәк алыр...

Пионерларны котлау өчен сүз Балтач районы Коммунистлар партиясе лидеры Рифат Сафинга бирелде.

—Бөтенсоюз пионер оешмасы илебез тарихында бердәнбер уникаль балалар оешмасы иде. Бу тарихи факт, hәм бу бәхәссез. Бүген 100 еллык истәлекле датасын билгеләүче әлеге оешма үзе дә, пионер хәрәкәтенә кагылышы булган hәрбер кеше язмышы да, бөек Ватаныбыз тарихының аерылгысыз гүзәл бер сәхифәсе. Бүгенге яшь буынга әнә шул хакыйкатьне ныклап төшендерәсе иде,—дип ассызыклап үтте Рифат Хатыйп улы.

Пионер эшчәнлегенең уңышы, әлбәттә, беренче чиратта вожатыйларга, аларның әзерлек дәрәҗәсенә hәм үз эшләренә, балаларга карата булган мөнәсәбәтенә бәйле.

Үз эшләренә карата булган эчкерсез, эшлекле мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә, барлык башлангычларны дөрес кабул итеп, аны үз дружиналарында hәр пионерларга, hәр отрядка җиткерә белүләре hәм  үз эшләренә чын күңелдән бирелеп, намус белән эшләгән өчен белем бирү оешмаларының өлкән вожатыйларына район мәгариф бүлеге начальнигы Фәнис Шәймөхәмәтов Рәхмәт хатлары тапшырды.

Пионерия бетерелүгә өч дистәләгән вакыт булса да, ул биргән тәрбия, аның матур хатирәсе, пионер җырлары hәм речёвкалары, барабан hәм быргы тавышлары, шул буын кешеләренең бердәмлеген күрсәтүче кызыл галстук хәзер дә ул буын кешеләренең хәтерендә мәңге сакланачак...

Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Пионерлар хәрәкәтенә—100 ел
Авторлар:Артем Валиев
Читайте нас: