Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2022, 09:09

Мәктәп укучылары Русия буйлап бушлай сәяхәт итә алачак

Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә.  

Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә. Быел аңа Россиянең 18 төбәгеннән 100 мең укучы кушылачак, дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зарина Догузова Дәүләт Думасында. Бу турыда РИА Новости сайтында язылган.

"Быел бездә беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен мәдәни һәм танып белүгә корылган кыска сәфәрләр программасы эшли башлады. Инде быел ук 18 төбәктән бу проектта катнашырга теләк белдергән 100 мең укучы кызыклы экскурсия программалары кертелгән тур белән китәчәк. Турларда туган як тарихы, мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирелә", – диде Догузова.

Ул билгеләп үткәнчә, 2022нче елда бу чарага 500 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Ә киләсе елдан 1,5 миллиард сум акча юнәлтү планлаштырыла. "Шуңа күрә без ел саен 200-300 мең балага илебезне танып белергә өйрәнергә ярдәм итәчәкбез", – дип өстәде Ростуризм башлыгы.

 

Автор:
Читайте нас: