Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2022, 19:00

Рәнҗү

...Булачак малайга дип алып кайткан зәңгәр костюмы да дөньяга килмәгән сабыйны көтеп шкафта ятып кына искерде инде...

Рәнҗү
Рәнҗү

 

...Булачак малайга дип алып кайткан зәңгәр костюмы да дөньяга килмәгән сабыйны көтеп шкафта ятып кына искерде инде...

Хикәя (4)      

 

Зифа да мәхәббәтен очратты. Училищены тәмамлап кайтып туган авылында икенче ел гына эшли иде әле. Күрше район егете, армия хезмәтеннән соң техникум тәмамлап Зифалар колхозына механик итеп эшкә җибәрелгән Әнәс, кызның тормышына язгы ташкын кебек килеп керде. Беренче май бәйрәменә укытучылар концерт программасы әзерләгәннәр иде. Зифа да укытучы хатын-кызлар вокал ансамбле белән сәхнәгә чыкты. Концертны арткы рәтләрдән тамаша кылган механик егет кайтырга чыккач кызны озатып куйды. Алдагы көннәрдә тагын очраштылар. Җәйләр җитте. Көзгә аяк басканда туй ясап өйләнештеләр. Колхоз идарәсе яшь парга кызның туган нигезендә яңа йорт салып бирде. Матур гына яшәп киттеләр. Зифа башлы-күзле булуга озак та үтмәде, әнисе генә гүр иясе булды...

 


* * *

Гәүһәр белән арасын училищеда укыганда ук өзсә дә, язмыш Зифаны аның белән бер генә бәрелештермәде. Гәүһәрнең өченче һәм бишенче уллары Ирек белән Илнур башлангыч белемне Зифада алдылар. Мәктәпкә караусыз киләләр. Тәрбиясез йөриләр. Уку, дәрес хәзерләү түгел, өсләренә кияргә күлмәк, аякларына носки булмый. Зифаның өеннән алып килеп носки кидергән чаклары аз булмады. «Яхшымы, яманмы, бала чактан бергә үскән классташымның балалары бит», – дип уйлады мөгаллимә. Аеруча әтиләре өйдә булмаганда, ерак рейсларга чыкканда шундый хәлгә төшә оланнар. Шәрә тәннәренә пинжәк, ике аякларына ике төрле тишек носки, күп вакыт ялан аякка тишек итек эләктереп килгән чәчләре җиткән малайларның дәрестә уку түгел, озын тәнәфеснең тизрәк җитүен көтеп, ашханәгә беренчеләрдән барып сабырсызланып туенуларын күрү кызганыч иде. Укытучы кешедән классның өлгергәнлеген, укучыларның тәртибен таләп итәләр. Иң күп дәрес калдырган, иң күп «ике»ле, өчле билгесе алган балалар – Гәүһәр малайлары. Тәртип ягыннан да сөендермәделәр. Иреге өченчедә укыганда мәктәп буфетыннан буфетчы шәйләмәгәндә берәр кап печенье белән вафли селтәде. Илнуры классташ малаеның фонаригына кул сузды. Ярый әле милиция чакыртып эшне зурга җибәрмәделәр. Бигрәк тә Зифа шул үсмерләр язмышы өчен өтәләнде. Балаларга яхшы характеристикалар бирде, тырышканда, яхшы укый алалар, дигән фикерен дә әйтте. Колхозның алдынгы водителе балалары дип хәлләренә керделәр. Зифа ата-аналар җыелышында Гәүһәр малайларының тәртибенә бер генә тукталмады. Күбрәк җыелышларга Гали йөрде. Арткы парталарның берсендә үзе генә утырган ир, башын иеп тыңлар иде дә азактан:

– Мин бер нәрсәне аңламыйм, Зифа, яшь чактагы тәкъдимемә каршы килүеңә үкенүдән каныгасыңмы минем малайларга? Ярар инде, Зифа, үзгәрерләр әле. Бала бит алар. Өйдә мин дә, әниләре дә начарлыкка өйрәтмибез бит инде... – дип урыныннан кузгалыр иде. Андый вакытта Зифа кайнап чыга. Ни дип җавап бирергә дә белми. Әмма тыштан тыныч булырга тырышкан кыяфәттә үткәннәрдәге сөйләшү белән Галинең балалары арасында бернинди дә бәйлелекнең юклыгын, булырга мөмкин дә түгеллеген аңлата. Ул көнне җыелышка ничектер ана кеше килде. «Айныган, димәк, моның белән бүген сөйләшеп булачак»,– дип уйлады Зифа. Тыныч, ипле мөгаллимә класстагы уңышлы, матур эшләр, яңалыклар, киләчәккә планнар турында сөйләде. Өлгерүчәнлеккә дә тукталды. Проблемаларны да яшермәде. Җыелышның соңында Гәүһәрнең бер-ике минутка калуын сорады.

– Нәрсә, кеше алдында сөйләргә ояласыңмыни? Минем балаларны тикшерергә кем булдың? Хәер таратасыңмы? Кирәкми бернәрсәң дә! Үзең ничә бала таптың, ничә бала үстердең? Ник дәшмисең? Дәшәрлегең юкмы? Булмас шул, кысыр сыер бит син! Кысыр сыер! Шуңа юк-барга кысылып гомерең үтә! Анаң гомергә минем әти дип тилмерде, хәзер үзең... – дип агуын чәчте дә, ишекне шап иттереп ябып чыгып китте.

Зифаның башыннан пычрак су койдылармыни! Өнсез калды. «Гәүһәрнең сүзләрендә дә хаклык бар...» Их, бар шул, бар... Әмма анасына карата әйтелгәннәре нахак. Әнүзә гомергә гөнаһка кермәде, моны бөтен авыл халкы белә. Ә Гәүһәр күңелендә шул әнисе салган коткы әле булса яман шеш кебек, күрәсең, үзен сиздереп тора. Бер дә гомере андый бәхетсезлектә үтәр дип уйламаган иде Зифа да. Сорап тормады язмыш. Барысын да үзенчә итте. Тапмас идемени, бакмас идемени ул да газиз сабыен? Кайларга гына барып, кемнәргә генә күренеп карамады Зифа, файдасы булмады. Тәүдә өметләндерделәр, бер елдан, ике елдан ана булачаксың, диделәр. Еллар үткәч инде, яшермәделәр, сәбәбен әйттеләр. Зифа ана булу бәхетеннән мәхрүм иде. Соңгы арада Әнәснең дә үзенә карата салкынаюын сизә. Зифа көнозыны мәктәптә кеше балалары белән мәш килеп, арып-талып кайта да бит, Әнәскә бала кирәк. Эштән соң бергәләп утырып шахмат, шашкы уйнарга, кышларын чаңгыда йөрергә иптәшкә бер малай кирәк! Булачак малайга дип алып кайткан зәңгәр костюмы да дөньяга килмәгән сабыйны көтеп шкафта ятып кына искерде инде...

 


* * *

Еллар үтте. Инде Гәүһәрнең малайларының төпчеге дә, мәктәпнең башлангыч классларын тәмамлап, Зифадан китте. Авылның икенче очында яшәгән Зифа Гәүһәрне сирәк күрде. Гадәти көн иде. Хаклы ялга чыгар алдыннан эшләгән соңгы уку елындагы педагогик советның чираттагы утырышыннан соң Зифа магазинга сугылып кайтырга уйлады. Алдагы ялларда кер юарга берничә кап порошок алыр исәп белән магазинга килде. Берничә хатын-кыз арасында Гәүһәр дә бар. Зифа, витринага куелган порошоклар арасыннан үзенә кирәген сайлады да акча әзерли башлады.

–  Әйдә, Гәүһәр апа, синең чират, нәрсә бирим? – диде беренче иреннән аерылып, сигез яшьлек кызы белән берничә ай элек кенә күрше районнан Зифалар авылына килеп сатучы эшен башлаган Инзилә.

– Мине түгел, әнә, башта кысыр сыерны җибәр, сеңлем. Минеке ашыгыч түгел, – диде Зифага ымлап башындагы ефәк яулыгы җилкәсенә кадәр шуып төшкән, чәче-башы тузган Гәүһәр.

– Җитте сиңа, Гәүһәр! Мин сиңа нинди начарлык эшләгәнмен? – Түземлеген җуйган Зифа да ярсуын тыя алмады.

– Синме? Алты ел буе балаларымның миен сыекладың, башка балалар алдында мәсхәрәләдең! Укытучы, имеш. Өке син, син... син... кысыр сыер! Әнәсең дә яратмый сине. Нигә яратсын ул сине? Кысыр сыерны! Кеше балаларын җәберләп күзең тонган бит синең. Иреңнең кем белән чуалганын да белмисең. Юньле хатынның ире үзенә кирәкне читтән эзләми ул. Әнә, Инзилә сеңелкәш бәби алып кайтса, төкерәчәк сиңа Әнәсең!

Тәне кызу уттай янган Зифа, витрина артында басып торган Инзиләнең көмәнле булуын шунда гына абайлады... Тәрәзәгә карап катып калган хатын, бер тын сүзсез торды да, яшереп кала торган эш түгел дигәндәй, Зифага туры карап:

– Әйе, Зифа апа, мин… бәби көтәм... сезнең ирегездән... – диде тыныч булырга тырышып. Ә Зифа, кайтарып бер сүз дә әйтә алмады, учына йомарлаган сумнарын ботарлады да, порошок капларын витрина өстенә куеп, магазиннан чыгып ук китте...

– Әйттем бит! Әйттем бит! – дип кабатлады Гәүһәр Зифа артыннан.

 Аида Хәйртдинова

(Дәвамы бар)

Тулпар

Фото: tut-magaz.ru

Автор:
Читайте нас: